Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 36

Телем кирәк бүген кешеләргә
Төшкә керсә

Оглавление

Төштә күргән өндә алга килә…

Күрәзәче түгел түгелен.

Тик шулай да, ни буласын алдан

Сизеп тора минем күңелем.


Өметләрнең киселеп төшүләре

Уелып калган яшьлек мәлендә.

Читләр ничек сине үз итсен дә

Уе белән керсен хәлеңә?!


Кешенеке кештәктә, дип, халык

Хак сүзләрен әйткән күптәннән.

Төшкә кергән алга килә икән,

Бу алхәбәр, димәк, үткәннән.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх