Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 38

Телем кирәк бүген кешеләргә
Гомер арбасы

Оглавление

Җиргә яшәр өчен киләбез дә,

Яши белми китеп барабыз.

Туган көннән алып ахыргача,

Шыгырдавык тәгәрмәчен сынап,

Тәгәри лә тормыш арбабыз.


Майланмаган арба тәгәрмәче

Көпчәгеннән төшеп калганчы,

Иманына тугры калмый бәндә,

Коры вәгъдә бирә, ялганчы,

Арбасыннан төшеп калганчы.


Үзен үзе алдый: «Иртәгәдән

Билләһи, ди, шиксез, үзгәрәм.

Үзем үзгәрмәсәм, бу дөньяны

Теләгәнчә көйлим, үзгәртәм».

Моң агыла, никтер, күзләрдән.


Үзгәрергә җитми көчебез дә,

Тәгәри, һай, тормыш арбасы.

Вакыт җитә, юктыр бер чарасы,

Тиздән инде төшеп каласы,

Шыгыр-шыгыр гомер арбасы…


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх