Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 41

Телем кирәк бүген кешеләргә
Тормыш йөге иңнәрдә

Оглавление

Хатын-кыз итеп яраткан

Туганда мине Ходай!

Хак Тәгаләм, кичер мине,

Ир булып яшим бугай.


Табылмады тормыш йөген

Тартышыр якын кешем.

Хатын-кыз булып тусам да,

Башкарам ирләр эшен.


Сыенып минем иңемә,

Яшәргә тели ир-ат.

Хатын-кыз булып яшәргә

Кайчан соң тияр чират?!


Инде кызым, минем кебек,

Ил йөген салып җанга,

Хатын-кыз булып туса да,

Ир булып атлый алга.


Хатын-кыз итеп яраткан

Туганда аны Ходай.

Хак Тәгаләм, кичерә күр,

Ир булып яши бугай.


Үзебез Ана булсак та,

Ата да булу кирәк.

Ир булып үтә гомерләр…

Шартлама берүк, йөрәк!


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх