Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 22

Телем кирәк бүген кешеләргә
Милләтчеләр

Оглавление

«Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде…» –

дип язсаң да, бөек Тукай, ышанмадым.

Тиберченеп, милли аңым эшкә җигеп,

Алып аттым җаннан заман тышауларын.


«Милләтчеләр сине фәкать алдый гына…» –

дисәң дә син, өмет әле исән килеш.

Бирешмәдем акча сузган кемсәләргә,

Нәфесемне җиңә-җиңә җырлап килеш.


«Терлер өчен корбан кирәк…» дигәндә дә,

Ак намусны сатмадым мин ваклап-ваклап.

Коръән-Кәрим аятьләре – таянычым,

Кылган эшем – үз халкымның хакын хаклау.


«Милләтче бик куркак бит ул, судан курка…»

Авыз суын корытучы күптер күбен.

Илем өчен суга төшкән чакларда да

Батмый чыктым, тешем кысып түзсәм түздем.


«Алданмыйча, газиз башың кабергә керт…»

Алданмаска тормыш үзе сабак бирде.

Арт сабакны укытса да усал язмыш,

Баш имәгәч, якын итеп кочты билне.


Шик-шөбһәгә бирешмәсәк, кем генә соң

Туры юлдан яздырырлык көчкә ия?!

Милләт өчен янып-көеп яшәгәннәр

Алдында бер тарих үзе башын ия.


Буш эшләргә вакытыңны сарыф итсәң,

Корсак хакын хаклау булса бар максатың,

Баш куйганчы ләхетеңә, синнән алда

Хак алдына барып җитәр яманатың.


Котылу юк хак тәңренең җәзасыннан,

Ахыр чиктә һәммәбезне тигезли ул.

Халкы өчен тырышып хезмәт иткәннәргә

Аллаһ насыйп иткән сукмак – оҗмахка юл.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх