Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 34

Телем кирәк бүген кешеләргә
Җәяүле җил

Оглавление

Җәяүле җил урам буйлап атлый,

И сөйләшә кайчак шым гына.

Йә эт сыман өреп, улап ала,

Йә тукталып уйлый тын гына.


Җәяүле җил, этә-төртә, күрче,

Атлап бара үзәк урамнан.

Җил иркенә бирелгәннәр, кулын

Сузып, хәер сорый буранда.


Җәяүле җил әрсез, кочагыңа

Атылып керә кинәт, сораусыз.

Җиде җилнең җиде өне җанда,

Җиде төштәй, ләкин юраусыз.


Тугарылган җәяүле җил йөри,

Дөнья буйлап бәрелеп-сугылып.

Җил тавышы җанга кереп кала,

Мәңге тынмас гамьле уй булып…


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх