Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 35

Телем кирәк бүген кешеләргә
Вакыт килер беркөн

Оглавление

Сөяр өчен яратылган җаным бүген

Ил гаменә баткан көйгә уйга талды.

Сандугач та сайравыннан тына, диләр,

Сынган чакта басып сайрар зифа талы.


Көн тууга, эшсезлек-чир күзгә бага.

Өметсезлек кулы җанга тамга сала.

Илдәшләрең сыкранганда, күңелдәге

Сайрар кош та җырын өзеп тынып кала.


Әле анда, әле монда кара хәбәр:

Кем кул салган түзалмыйча үз-үзенә.

Арты белән терәделәр диварларга,

Ничек баксын баласының күзләренә?


Ирләр кулы дилбегәне ычкындырды,

Соңгы чиктә бауны сайлый чарасыздан.

Күптән аны этеп-төртеп төшерделәр

Замананың каретасы – «барабыздан».


Үлемгә дә күнектеме әллә бу ил?

Сыктауларга инде беркем колак салмый.

Көне-төне радио сөйләп тора

Арта, диеп, илдә эшсез халык саны.


Әйтерсең лә сөенече эчкә сыймый,

Ике түгел, ун мәртәбә кабатлыйлар.

Кая барып бәрелергә белмәгәннең

Җанын телеп, һаман-һаман газаплыйлар.


«Ун кешене кыскарттык…» – дип, беркем дәшми,

Берәүгә эш биргән үзен йөз кат мактый.

Каршы дәшсәң, тиз кыскарта телеңне ул,

Җиргә салып, итек белән җаның таптый.


Рәхәт илдә рәхәт чигеп яши халык.

Сусыз җирдә йөзеп йөри алтын балык.

Дилбегәне кулга тоткан мыек майлап

Көлеп тора: «Халык, – диеп, – аңгыра сарык».


Белми әле башлы тинтәк ирек кошы

Таң каршылау өчен канат кагынганын.

Вакыт кулы беркөн килеп тартып алыр

Ялган-мәкер белән сырган одеялын.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх