Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 26

Телем кирәк бүген кешеләргә
Соңгы нокта

Оглавление

Аттай җигелеп,

   эшләп хәлдән тайдым, –

дип уфтанма әле

   юкка да.

Эт көнедәй

   каһәрләгән язмыш

Көтәр булса

   соңгы ноктада,

Үкенерсең,

   чәчләреңне йолкып

Еларсың да,

   бәлки, карганып.

Дөнья малы –

   дуңгыз каны ич ул,

Яши күрмик

   берүк алданып.


Гомер хакың

   күпме тора, бәндәм?! –

Аңла шуны

   тормыш иткәндә!

Беркем үзе белән

   берни алмый,

Мәңгелеккә

   күчеп киткәндә.

Өч аршын

   җир көтә…

Өч аршын

   җир җитә…


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх