Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 29

Телем кирәк бүген кешеләргә
Милләт яшәр

Оглавление

Безне тотып тора Ана теле,

Милләт яшәр, балаң тел белсә.

Телебезне җуйсак югалырбыз,

Юкка чыга халык, тел үлсә.


Төп байлык ул – безнең нәселебез.

Рухи ныклык – сөйләр телебез.

Сәнгатебез, җыр-моң, әһле китап,

Башкаларга әйтер сүзебез.


Без эзләргә тиеш шушы сүзне,

Җиткерергә тиеш халыкка.

Язылмасын «беткән милләт» дигән

Яман сүзләр язмыш-ярлыкка.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх