Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 10

Телем кирәк бүген кешеләргә
Телне сатмыйк

Оглавление

Сатылып бетте бар да –

Ил дә, җир дә…

Барысы да булды алыпсатар.

Бүген телен сукыр тиенгә сата

Манкортлашып беткән һәрбер татар.


Үз аңы юк, башканыкы керми,

Кабул итми фикерен кешенең.

Әнә тагын берсе үзе белән,

Упкын авызына якынлашкач,

Дустын аска сөйрәп төшерде.


Кими бара татар, хәрәм ашап,

Үсә бара аның бүксәсе.

Җәһәннәмгә туры юл алганда,

Пеләшләнеп беткән башы төсле,

Ялтырап кала бары үкчәсе.


Сатылып бетте бар да…

Сатасы да,

Аласы да юк бу дөньяда.

…Тишек чүлмәк кенә эленеп калган

Хыял белән койган коймада.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх