Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 8

Телем кирәк бүген кешеләргә
«Ава-түнә, дөнья буйлап килә…»

Оглавление

Ава-түнә, дөнья буйлап килә

Җил-буранлы усал зилзилә.

Ачык-тишекләрне барлый-барлый

Бер елый да, аннан бер көлә.


Көч-куәтен җигеп, зыян-зәвер

Салып уйный, иңләп җиһанны.

Әйтерсең лә җирдә туфан купкан,

Җен-пәриләр баскан дөньяны.


Елап-сыктап җирдә ауный җилләр,

Моңлы-зарлы үксү тавышы.

Тынсыз-өнсез итәр бер мизгелдә

Үзәкләрне өзәр сагышы.


Күк күкрәтеп, дөбер-шатыр килеп,

Коеп ява көчле яңгыр да.

Кырып-себереп, бөтен шакшылыкны

Тели, ахры, юып алырга.


Иксез-чиксез дөнья буйлап чаба

Җил-буранлы усал зилзилә.

Вату-җимерү иң зур максатымы,

Чистарыну микән, кем белә?!


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх