Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 16
Телем кирәк бүген кешеләргә
Мизгел кадере
ОглавлениеСаулыкның кадерен беләсең,
Сихәтлек киткәндә тәнеңнән.
Савыга башлыйсың, дустыңнан
Җылы сүз ишеткән мәлеңнән.
Яшәүнең мәгънәсен төшенми
Сүтелә гомернең йомгагы.
Аңлыйсың кадерен мизгелнең,
Калдырып киткәндә дөньяны.