Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 17

Телем кирәк бүген кешеләргә
Кемгә ничек

Оглавление

Бәхет белән бәхет аермасы –

Кеше белән кеше арасы.

Кемнәргәдер мизгел бәхет бирә,

Кемнәргәдер – күңел ярасы.


Кемдер аңлый бәхетне җыр итеп,

Кемдер риза йотым суга да.

Кемдер соңлап таный үз бәхетен,

Тормыш гөле өшеп сулганда.


Бәхет белән бәхет аермасы –

Кеше белән кеше арасы.

…Һәрбер көнем үтсен шатлык белән,

Калдырмыйча йөрәк ярасы.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх