Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 5
Телем кирәк бүген кешеләргә
Моң-зар тулы йөрәк
ОглавлениеСынар өчен яралткандыр Ходай
Җиргә килгән һәрбер баласын,
Каш белән күз якынлыгы иткән
Яшәү белән үлем арасын.
Ялгышлар да булган, кем генә соң
Хаталардан хали була алган?
Адәм белән Һаваны да Ходай
Җәннәт бакчасында сынаган.
Бу дөньяның барлык моң-зарларын
Җыя-җыя йөрәк түремә,
Сындырмыйча сабыр канатымны,
Менеп киләм гомер үремә.