Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 12

Телем кирәк бүген кешеләргә
Уйдырма

Оглавление

Торгын заман. Дөрес яшәлмәгән.

Үткәннәр бит бар да ялган булган.

Төкерделәр тарих китабына,

Ул төкереккә ил язмышы сыйган.


Кем ялгышы, кемнең саташуы

Безнең башка күсәк булып төште?

Башны гына түгел, җаннардагы

Кыяларны җимерә тетрәү көче.


Дөрес яшәлмәгән… Уйдырмага

Ышандымы «көчле» һәм «зур» халык?

Чәбәләнә тозактагы сыман,

Юл тапмыйча чытырманда калып.


Иске өйне сүтеп утка яктык,

Ә яңасы әле төзелмәгән.

Замананы үзгәрер дип көткән

Күңелләрдә өмет өзелмәгән.


Пыскып яна тычкан уты кадәр

Нәни генә бер шәм безнең җанда.

Яшәү өчен көрәшергә өндәп,

Аз булса да, дәрман ага канда.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх