Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 47

Телем кирәк бүген кешеләргә
Яшәргә өйрәттең

Оглавление

Дөньяны аңларга,

Дусларны барларга,

Сыгылмый, бөгелми,

Сер бирми ятларга,

Сайлаган сукмактан

Тайпылмый атларга,

Тапканны югалтмый

Кадерләп сакларга,

Өр-яңа җыр булып

Яшәргә бу җирдә

Өйрәттең, и Тормыш!

Урадың мең сергә.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх