Читать книгу Яктылык сулышы = Дыхание света - Альфия Ситдикова - Страница 46

Телем кирәк бүген кешеләргә
«Мин ризамын, гомерем буе…»

Оглавление

Мин ризамын, гомерем буе

Шигырь булып яшьнәсәм.

Ике гомер кичерәсең,

Шигырь сулап яшәсәң…


Лена Шагыйрьҗан

Минем җаным шигырь сулап яши,

Шигырь белән назга туена.

Килеп кердем ап-ак шигырь белән

Ак чәчәкле яшьлек туена.

Минем сулыш – шигырь сулышы ул,

Сулыш алам халкым өчен дә.

Гомер юлым – һәрбер язган юлда,

Яшәү көчем – шигырь көчендә.

Минем җаным шигырь сулап яши,

Яшәешем минем – шигырьдә.

Язмыш язган бәхетемне таптым

Шигырь белән үргән гомердә.


Яктылык сулышы = Дыхание света

Подняться наверх