Читать книгу Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология, Питер Хёг - Страница 9

Шигъри Әсәрләр
Ленар Шәех
Тупыл мамыгы

Оглавление

Июнь башы. Тупыл мамык коя.

Бар җиһанга чәчә аклыгын.

Җәй эчендә ак кар явамыни —

Нинди серле көн бу, аклы көн!..


Тәрәзәдән керә, ишекләрдән —

Анда-монда тупыл мамыгы.

Чәчләремә кунган ак мамыктан,

Әни, күңел сине таныды…


Синең дә чәч тупыл мамыгыдай, —

Үзе йомшак, үзе ак кына.

Ак төс сиңа бик килешә, әни,

Көләч чагың, матур чак кына…


…Июнь башы. Тупыл мамык коя.

Әйтерсең лә дөнья ак болыт…

Һәр ел яуган мамык әниемнең

Чәчләренә кунган ак булып.


Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)

Подняться наверх