Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 14
Беренче баб
ХII
ОглавлениеКазаяклар өчен Күрән би үз урдасында киез өйләр кордырды, казан асарга дип, бер көтү сарык бирде. Шул ук көнне ул олы кунакның үзен, кызы Тәңкәне, тагын берничә якын кешесен үзенә ашка чакырды. Авыр, озын юлдан соң кунаклар бераз тын алдылар, ашадылар-эчтеләр дә, җыйнаулашып, мунча керергә киттеләр.
Икенче көнне Күрән бинең ак өендә зур сөйләшү булды.
Сөйләшүдә акбүреләр ягыннан Койтым бикә, Утташ кам белән Майчан аксакал, Күрән бинең өлкән угыллары Акбога белән Котан катнашты. Ямгырчы би үзе белән бары ике генә юлдашын алып килде.
Казаяклар, тезелеп, өйнең бер ягына утырдылар, акбүреләр икенче ягына – алар каршысына утырдылар. Аякчы23 зур чүлмәк белән ачы бал – сычук кертте. Күрән би, көмеш аякка24 сычук агызып башта үзе эчте, аннары кунакларны сыйлады. Зур сөйләшү алдыннан ачы бал белән тамак чылатып алу изге эш санала иде, ачы бал телләрне яза, күңелләрне йомшарта иде.
Күрән би киез җәелгән җир идән уртасындагы учакның утлы кузларын бер тирәгәрәк өеп куйды да, үзенең кунагына эндәшеп:
– Башлап карыйк алайса, би, – диде.
– Ә? – диде Ямгырчы би, сискәнеп.
Ул, онытылып, каршыдагы яшь, сылу бикәгә карап утыра иде.
Акбүреләр тыелып кына көлешеп алдылар. Үзенең ипсезлегеннән Ямгырчы би үзе дә көлеп куйган булды. Кинәт аның теле тотлыккандай булды. «Гарәпләр бездән белеклерәк – хатын-кызның урыны ирләр белән бергә түгел, аның урыны чыбылдык артында!» – дип уйлады ул үзалдына.
Сүзне ул бик ерактан башлады: ике ыруның борынгыда бер-берсенә кардәш булуларын, элекке иркен тормышны, Ак хан, Кара хан турындагы бабайлар сүзен – барысын да искә төшерде дә әкрен-әкренләп бүгенге көнгә күчте. Акбүреләр аны тыныч кына тыңлап утырдылар.
– Син, Күрән би, базарганнарны көтәсең булыр? – диде ул кинәт болай гына, сүз арасында гына сөйләнгән сыман. – Көтмә. Быел алар килмәячәк.
Акбүреләрнең колаклары үрә торды.
– Ник килмәсләр икән? – диде Күрән би.
Олы кунак беравык көттерергә кирәк тапты. Аннары әкрен генә, үз-үзенә ышанып:
– Алмыш хан сезне… безне буып үтермәкче була, – диде.
Өй эчендә, сүнәр-сүнмәс янган учак янында, тагын да ныграк тынлык урнашты.
– Ничегрәк бумакчы була инде ул… аты коргыры… ни… Алмыш хан? – диде Майчан аксакал, бераздан исен җыеп. Ямгырчы би, күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, тынып утыргандай итте дә, тагын да ерактан урамакчы булып:
– Моңарчы сез иректә яшәдегез… – диде.
– Без әле дә иректә, – диде Котан углан, аның сүзен бүлеп.
Аның шулай кирәкмәгәндә өлкәннәр сүзенә кысыла торган бер тыйнаксызлыгы бар иде.
– Иректәсен иректә дә… – диде Ямгырчы би, Котан угланга каршы килеп. – Сату-алусыз, сартларсыз ирекнең кемгә кирәге бар?
Акбүреләр җиңелчә генә гөрләшеп алдылар.
– Сартларга да, Алмышка да безнең кендек бәйләнмәгән, – диде Күрән би, кисәк кенә авырта башлаган эчен тотып. – Кендек безнең үз җиребездә. Сартлар килмәсә, без үзебез барырбыз аларга!
– Коры җирдәнме? – диде Ямгырчы би, күрәләтә шикләнү белдереп. – Тау-ташлар, сазлык-баткаклар ашамы? Үз җирегездән чыгу белән, сезне башкыртлар кырып ташлаячак.
– Ташламаячак! – диде Күрән би, үртәлеп. – Элек тә булган мондый эшләр. Безнең бабайлар коры җирдән барганнар көньякка. Күп көч белән. Ник безгә бармаска?! Ул тиреләрне су төбенә салмам ла мин!
Быел астан базарганнар килмәгәнгә аның эчтән януын, тик тыштан гына мыс бирмәскә тырышуын Ямгырчы би сизми калмады.
– Көньякка булмаса, төньякка барырга була! – диде тиктормас Котан углан, атасын яклап. – Йура25, Уйсу26 аша Урыска27, Франкка28.
Үтә белексез сүз сөйләгән кешегә караган кебек, барысы да аңа аптырап, исләре китеп карадылар.
– Өлкәннәр сөйләгәнне тыңлап кына утырсагыз яхшы булмасмы? – диде Койтым бикә үги углына кырыс кына.
– Ышанам сүзеңә, Күрән би, – диде Ямгырчы би, өзелгән сүзен ялгап, – ата-баба йөргән юл булгач анысы… Шулай да ата-баба юлы белән генә йөреп булмый. Безгә инде, өнендә яткан аю кебек, урман арасында качып-посып ятарга ярамый. Болгарлардан куркып, инде туганлыкны да онытып бетердек: бер-беребезгә барышмыйбыз, килешмибез… Йортың-илең белән кырылып ятсаң да, сиңа булышка кул сузучы беркем юк.
Акбүреләр, башларын иеп, тыңлап утыруларында булдылар. Кая бора соң бу сүзне? Ни әйтмәкче була бу шулай да?
– Нәрсә булган Болгарга, Алмыш хан нишләмәкче була дисезме? – диде Ямгырчы би, тәмләп кенә яңадан сүзгә башлап. – Монда эш Алмышта гына түгел – Хазарда. Итил торада29 эшләр елдан-ел чуала бара. Җөфүтләр бөек Хазар йортны җыкка терәделәр. Тәңренең каргышы төште изге Хазар каганына. Ел саен корылык. Көтүлекләрен ком баса. Карасы ачтан интегә, аксөякләр үзара талаша. Быел яз да биш меңләп кешесе Итил буйлап югары менделәр. Алмыш ханнан торыр җир сорадылар. Бер яктан Рум кыса, икенче яктан Хәрәзем кыса, угызлар, бәҗәнәкләр тынгы бирми, Куябыда урыслар бычкы30 кайрыйлар. Инде килеп, монда Алмыш хан көчәеп бара. Эшләр болай барса, бөек Хазар йорт көяләгән тире кебек таркалып юкка чыгачак.
– Бирсен Тәңрем! – диде Котан углан, кулларын югары күтәреп.
– Ашыкма! – диде Ямгырчы би коры гына. – Хазар йорт таркалганнан безгә ассу31 юк.
– Нишләп булмасын? – диде тыйнаксыз углан.
– Шундый бөек йорт таркалса, ата – улны, ана кызны белмәс, – диде Ямгырчы би. – Үзара ызгыш-талаш башланачак, яу артыннан яу китәр. Әйе, безнең ишеләргә ассу юк. Алмыш ханга бар!
Ямгырчы би авыр сулап куйды. Күрән би аңа чүлмәктән ачы бал агызып бирде.
– Муенындагы муенчагы бушый башлаганга сикерә дә Алмыш хан, – диде Ямгырчы би, эчеп җибәргәч, нечкә, матур мыегын сыпырып. – Үзенең муенындагы муенчагын алып ташладымы, шундук ул аны безгә кидерәчәк: сезгә, миңа… Биләр, Суарга… Булдыралса – Биарга…
– Син, Ямгырчы би, тыңлап-тыңлап торам да, кыек сөйлисең! – диде кинәт Койтым бикә, кунакның сүзен бүлеп. – Алмыш хан инде күптән сиңа муенчак кидергән. Акбүрегә әле кидерәсе бар!
Күрән би, күңеле булып, хатынына ягымлы күз карашы ташлап алды. Кунак, сүзеннән бүленеп, тотлыгып калды, аннары мыскыллы гына көлемсерәде дә, Койтым бикәгә карап:
– Син дә бик үк турысын сөйләмисең, бикә, – диде. – Сезнең муенга да муенчак күптән салынган. Муенчак кына да түгел – богау!
– Болгарлар муенчагын өзеп ташлаганга быел дүртенче ел китте, би! – диде аңа каршы Койтым бикә.
– Сартларны үз теләкләре белән килмәгәннәрдер дисезме? – диде Ямгырчы би, башлап та очланмаган сүзенә яңадан тотынып. – Юк, бикә, аларны монда Алмыш хан җибәрмәде. Алмыш! Юл бикле, Чулман ябык! Менә шул була инде ул муенчак, Койтым бикә!
– Сартлар сиңа да килмәдеме? – диде Күрән би.
– Миңа да, – диде Ямгырчы би. – Ага-базар миңа якын. Мин аларны көтеп ятмадым. Сезнең эшләр башкачарак. Чулман баш бирми, Чулман калан түләми. Шуңа ачу итеп, быел Алмыш хан барлык сатучыларны Итил буйлап югары җибәрде… үзенә буйсынган ыруларга.
– Ярар, шулай да булсын, – диде Майчан аксакал. – Монда ятып без берни белмибез. Читтән килгән сатучылар ни диләр соң? Сату-алу безгә генә түгел, аларга да кирәк ич! Быел сартлар безгә килмәс, җәрингә Болгарга килмәс. Базар эшләмәсә… ни… аты коргыры… кем… Алмыш ханга акча каян килер?
– Шула-ай! – диештеләр акбүреләр, аксакалны яклап.
– Күреп торам: син миңа яңалыклар алып килгәнсең, – диде Күрән би кунакка. – Шулай да турысын гына әйт, уең ни?
Ямгырчы би җентекләп акбүреләргә карап чыкты, тирән итеп тын алды да:
– Уем шул, – диде, – Алмыш хан көчәйгәнче, безгә берләшергә кирәк, Күрән би! Без – Ак хан токымнары! Бөтен Чулман бер булып, безгә болгарларга каршы чыгарга кирәк. Бүре безне берәм-берәм тотып ашаганчы, тупланып, безгә аның үзен ашарга кирәк! Менә шуңа килдем дә мин сезгә, туганнар, акбүреләр. Сез көчле, бай. Бөтен Чулман буенда сезнең кебек көчле ыру юк. Сез кузгалсагыз, башкалары да кузгалачак.
– Алай микән? – диде Күрән би, эчен уып.
– Алай! – диде Ямгырчы би. – Күтәр байрагыңны, күтәр кылычыңны, Күрән би! Бөтен Чулман синең кул астыңа җыелачак. Синең тамырларда, минем тамырларда изге бабайлар каны ага. Борынгы ханлык тамыры турыдан-туры безгә тоташа. Мин сине үземнән өстен итеп, өлкән итеп таныйм, Күрән би!
– Таныйбыз, таныйбыз! – диделәр Ямгырчы бинең юлдашлары.
– Болгарларның муенын сындырсак, Иске йортның… Чулман йортның ханы ясыйбыз сине, Күрән би! – диде Ямгырчы би.
– Ясыйбыз, ясыйбыз! – диделәр аның юлдашлары.
23
Аякчы – эчемлек таратучы.
24
Аяк – эчемлек савыты (җамаяк, чынаяк, күбәтә һ. б.).
25
Йура – Печора елгасы белән төньяк Урал арасында яшәгән халык. Хантларның (остякларның) һәм мансиларның борынгы бабалары. Шул халык яшәгән җир дә Йура дип аталган.
26
Уйсу (Вису) – Ладога күле белән Ак күл (Белое озеро) арасында яшәгән борынгы халык һәм шул халык яшәгән җир; хәзерге вакытта кечкенә вепс халкын шул вису (уйсу) халкының калдыгы дип уйлыйлар.
27
Урыс – борынгы Русь һәм гомумән Рус иле.
28
Франк – гомумән, көнбатыш Европа илләре.
29
Тора – шәһәр, торак.
30
Бычкы – туры кылыч.
31
Ассу – файда.