Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 5
Беренче баб
III
Оглавление– Иминлекме, би? – диде Утташ кам, койма өстенә менә торган баскыч янында туктап.
– Иминлек, кам баба, – диде би, тыелып кына, урыныннан кузгалмыйча.
Ул, култыксаны кысып тоткан көе, Утташ камның аттан төшүен, үз янына менүен көтеп торды. Утташ кам, теләр-теләмәс кенә, өзәңгедән аягын алды, ашыкмыйча гына, үзенең кемлеген белеп кенә баскычтан менде дә, би алдында бүреген салып, башын иде.
– Илгә тынычлык, бигә байлык бирсен, Тәңрем, – диде кам.
– Шулай булсын, – диде би, камның йөзеннән күзен алмыйча.
– Су азрак икән шул быел, – диде Утташ кам, текмә янына килеп.
– Юк, алай ук аз түгел, кам баба, – диде би. – Манара башыннан яхшы күренә – менәбезме?
– Юк, юк! – диде Утташ кам, кулын селтәп. – Монда җил. Аска төшик, булмаса, сөйләшәсе сүзем барые синең белән, би.
– Ник аска төшеп торырга? – диде би. – Әйдә, каравыл өендә сөйләшәбез.
Ул, Утташ камның ни дә булса әйткәнен көтеп тормастан, кире борылды, койма өстенә салынган каравыл өенең ишек бавын тартып җибәрде. Каравыл өе тар гына, кысан гына иде. Аның Чулманга караган ягына – озынча төннек, түшәменә төтен юлы уелган; балчык идән уртасына эре ташлардан өеп учак ясалган, учакның ике ягына, капма-каршына утыргычлар куелган иде.
Би килеп кергәндә, ике яшь сакчы, уты сүнеп җитмәгән учак өстенә иелә төшеп, көлешеп нидер сөйләнеп утыралар иде. Бине күрү белән, алар икесе дә урыннарыннан сикереп тордылар, ниндидер яман эштә тотылган кешеләр сыман, кызарынып үрә каттылар. Телсез калдылар.
– Чыгып торыгыз, – диде би аларга.
Сакчылар ишеккә ташландылар, би артыннан килгән камны күрмичә, аңа килеп бәрелделәр – чак-чак кына аяктан екмадылар. Ярый әле, Утташ кам ишеккә тотынып калды.
– Күзегез чыкканмы әллә? – дип кычкырды кам ачу белән.
Сакчылар, агарынып, камның аяк астына егылдылар.
– Игелексезләр! – дип сукранды Утташ кам, сакчыларны чыбыркысы белән сыдырып.
Ыру башы белән икәүдән-икәү генә калгач та ул шактый тынычлана алмады. Күрән би, аның ыңгырашуына, сыкрануына эчтән генә көлемсерәп, тар утыргычка җәелеп утырды да кыска тунының көмеш каптырмаларын ычкындырып җибәрде – елгадан төннек аша салкын җил исеп торса да, учак янында эссе иде.
– Ни йомыш, кам баба? – диде би, сүзгә башлап.
– Йомышыңны да онытырсың монда, – диде кам, сөякчел куллары белән озын, нечкә сакалын сыйпаштырып.
– Шулай тиз онытырлык йомышмыни, кам баба? – диде Күрән би, көлемсерәп. – Кызың исән-сау… илдә тынычлык… Күреп торасың, Тәңренең боерыгына буйсынып, Чулман боздан әрчелде… Ишек артында беркемнең күзе юк.
– Тын алырга ирек бир, кияү, – диде Утташ кам, бинең шулай килделе-киттеле сөйләнеп утыруын ошатмыйча. – Мин синең белән эш турында сөйләшергә килдем.
– Сөйләшик, бабай.
– Яшел чирәм җирдән борын төрткән, кияү! – диде кам ясалма бер күтәренкелек белән.
– Күргәнем булмады, – диде би сүлпән генә. – Бу арада башлар катып тора.
– Каткандыр, кияү, каткандыр, – диде кам баба, тынычланып.
Тынычлангач, ул үзен бидән өстен сизә башлады. Үзен өстен сизгәч исә, аның күз алдында Күрән би, башка барлык ырудашлары кебек, аңсыз, белексез бер кешегә әйләнде. Бөек Тәңре турында, изге ияләр, яман ияләр турында, йола турында үзе нәрсә генә әйтмәсен, Күрән бинең берсүзсез ышаначагын, үзе белән килешәчәген ул алдан ук белеп утырды. Моны шулай ук би үзе дә белде. Утташ камны ул үзенең бабасы буларак кына түгел, ыруда беренче урынны яулап алырга, ыру башы булырга омтылучы көндәше, дошманы буларак та күралмады, шулай да түзде. Акбүре ыруының өлкән камы, имчесе, күрәзәчесе, аксакалы булган Утташны ул би буларак, ыру башы буларак олыларга тиеш иде. Элек тә ул еш кына аннан шүрләп куйгалый иде. Үзен чир корты кимерә башлагач, бу шүрләү еш кына анда чын-чынлап куркуга әйләнә иде.
– …Аннары шул: сигез көннән, кияү, төн үзәге авышкач, беренче әтәч кычкырыр алдыннан яңа ай туа, – диде Утташ кам ашыкмыйча гына, күзләрен йома төшеп.
– Шулаймыни? – диде би, камның сүзләренә ярашырга тырышып.
– Яңа ай туар алдыннан барлык эшләрне төгәлләргә кирәк, кияү, – диде Утташ кам, салкын җилдән читкәрәк китеп. – Нинди ай икәнлеген беләсеңдер, кияү… Яшел чирәм ае. Яшел чирәм белән бергә изге ияләр дә, явыз ияләр дә уяна. Бөтен дөнья күзен ача, кияү! Быел су күп түгел. Быелгы җыл яман килә, кияү!
– Сыгыр җылы!7 – диде би, көрсенеп, Утташ камның куркыныч сүзләре йогынтысына бирелеп. – Сыгыр җылында орыш күп була, дип белми әйтмәгәннәр бабайлар. Яман килере инде күренеп үк тора – бүген бишенче көн, әнә беркем юк.
– Явыз ияләр яшел чирәмнән дә элегрәк уянганнардыр, – диде Утташ кам, бине тыңламыйча. – Чокырларда пычрак сулар торып калды, агачларга чүп-чар эләгеп калды. Җыл яман килә. Йолык8 туен быел зурлап ясарга туры килер, кияү!
– Зурлап ясарбыз, – диде би, килешеп.
Шулай диде дә кинәт сагаеп калды. Бабасының нинди уй белән килүен ул әлегәчә белә алмый интегә иде. «Зурлап» дигәндә, Утташ камның коры, шыгырдавык тавышы чак-чак кына калтыранып киткәндәй булды. Нәрсә каермакчы була бу? Ука белән каелган төлкетамак тунмы, энҗеле камчат бүрекме, көмешләнгән иярме, кырнакмы9 – нәрсә?
– Бүген төш күрдем, кияү, – диде Утташ кам, беравык тынып утырганнан соң, әкрен генә, серле генә яңадан сүзгә башлап. – Атка атланып, үзебезнең Басу-капкадан күпер аша чыгып барам, имеш. Күпер уртасына җиткәнием, каршыма Әрлик хан ялчысы Октуган килде чыкты! Бер кулы белән атның ялыннан тотты, икенче кулы белән сакалымнан тотып алды. Тешләрен ыржайткан, күзләре уттай яна! Йолаларны бозасыз, ди, йолык бирмисез, ди. Атыңны бирәсеңме, ыруыңны, җиреңне-суыңны бирәсеңме, ди…
– Ялган! – диде кинәт би, башын калкытып.
– Ни-нәрсә ялган, балам? – диде Утташ кам, өстенлеген, тынычлыгын әз генә дә үзгәртмичә, авыр күз кабакларын калкыткандай итеп. – Минем сүзләрем ялганмы, явыз Октуган сүзләре ялганмы? Тфү-тфү! Телемә дә аласым килми атын… котымны ала язды, көчкә котылдым.
Күрән би эндәшмәде, очлы бүрек кигән авыр башын салындырып, ачуыннан кызарынып-бүртенеп тик утырды.
– Әрлик хан ялчысы явыз Октуган сүзләре ялган, кам баба, – диде ул бераздан, ачуын эчкә йотып.
– Менә шул… – диде кам, өзелгән сүзен ялгап, – сакалымнан тотып алды бу. Тарта. Авызына якын ук китерде. Инде йота дип торам. Җиргә-суга да, ыруыма да тимә, атымны бирермен, мин әйтәм…
– Нинди атка атланганыең соң син, кам баба? – диде Күрән би, ачыктан-ачык мыскыл сиздергән бер тавыш белән.
– Мин, кияү, Йолдыз-кашкага атланганыем, – диде Утташ кам тыйнак кына.
– Юк! – диде Күрән би, аягына басып. – Йолдыз-кашкага синең беркайчан да атланганың юк… төшеңдә дә! Атлана да алмыйсың, син аның янына да бара алмыйсың!
– Ялгышасың, кияү, – диде Утташ кам, коры, усал күз карашы белән бине өтеп. – Изге эшкә тел тидереп тору үзе язык! Күңелең бозык синең, кияү, шуңа да эшең алга бармый.
– Монысы инде яла, – диде Күрән би.
– Мин синең белән ызгышырга килмәдем, – диде Утташ кам, урыныннан торып, эре генә. – Яңа айның дүртенче көнендә йолык туе ясарбыз. Син шуңа каршы түгелдер ич?
– Ясарбыз, – диде би, теш арасыннан сыгып.
7
Борынгы төрки халыклар, ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр, елларны, беренче, икенче… йөзенче… меңенче дип санамаганнар, бәлки, төрле хайван исемнәре белән атап йөрткәннәр. Унике ел буена һәр ел бер хайван исеме белән атап әйтелгән, унике елдан соң шул ук исемнәр яңадан кабатлана башлаган: 1. Тычкан елы. 2. Сыгыр (сыер) елы. 3. Барс елы. 4. Куян елы. 5. Балык елы. 6. Җылан елы. 7. Ат (җылкы) елы. 8. Куй (сарык) елы. 9. Маймул (бичин) елы. 10. Тавык елы. 11. Эт елы. 12. Дуңгыз елы. Борынгылар Сыгыр елында орыш күп була, Тавык елында – азык мул, ләкин кешедә борчу күп, Балык елында яңгыр күп ява, Куян елында – ачлык, Дуңгыз елында суык һәм фетнә була дип уйлаганнар. Бу календарьның ташларда кайбер калдыкларын бүген дә очратырга була.
8
Йолык – корбан чалу. Йолык туе – корбан бәйрәме.
9
Кырнак – кол кыз.