Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 2
Сүз башы
ОглавлениеТатар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин дүрт-биш елны аерып алдым. Дүрт-биш ел тарих өчен генә түгел, аерым кеше гомере өчен дә бик аз вакыт. Ләкин мин алган дүрт-биш елның әһәмияте татар тарихы өчен чиксез зур.
Кайсы чор соң ул шулай да?
Ул – Болгар чоры.
922 елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә. Болгар рәсми төстә ислам дине кабул итә һәм заманында иң зур, көчле дәүләтләрнең берсе белән дипломатик мөнәсәбәт урнаштыра. Шулай итеп, Идел-Чулман буендагы беренче дәүләт – Болгар дәүләтенең яңа тарихы башлана.
Багдад илчелегенең секретаре, борынгы тел белән әйткәндә, битекчесе Әхмәт ибн-Фадлан шул чордагы болгарлар һәм башка халыклар турында истәлекләр язып калдыра. Романда мин, нигездә, менә шул истәлекләргә таянып, Болгарга ерак илчеләр килер алдыннан һәм килгәч булган хәлләрне тасвирладым.
Алдан ук шуны искәртеп куясым килә: монда сурәтләнгән кайбер вакыйгалар, кайбер күренешләр бүгенге күзлектән караганда сәер тоелырга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: ул борынгы көннәр, вакыйгалар, кешеләр… бик еракта, бик тирәндә күмелеп калган. Аларга инде мең дә илле ел чамасы!
Шулай итеп, тугыз йөз дә унсигезенче елга аяк басабыз.
Түрдән уз, хөрмәтле укучым, изге Болгар җиренә!
Апрель, 1969
Казан