Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 4
Беренче баб
II
ОглавлениеАкбүре ыруының башы Күрән би үзенең ырудашлары белән яши торган Кызыл Яр катау4 Чулманның уң ягына – биек, текә ярга җитеп, кырт кына киселгән ачык сырт өстенә урнашкан иде. Чулман ярыннан ераклашкан саен киңәя барган, тигезләнә, яссылана барган сыртның ике ягыннан да су ашаган тирән чокыр сузыла иде. Катаудан бер-ике чакрым арада, куе урман эчендә атлап чыгарлык киңлектә генә булган, катау янында исә чын-чынлап упкынга әйләнгән чокырлар төбеннән җәй көне челтерәп чишмәләр йөгерә, яз көнендә болганчык сулар ага иде. Шуңа күрә, күз күреме җиткән барлык җирне Чулман иңләп алган чакта, кыргый урманнар, таулар-калкулыклар арасында, иксез-чиксез су уртасында утрау гына булып күренгән Кызыл Яр катау бөтен дөньядан аерылган сыман тоела иде.
Тигезле-тигезсез өчпочмак шикелле калку җир кисәге текә ярлар буенча сузылган ике катлы койма белән уратып алынган иде. Катауның басуларга, урманнарга барып тоташа торган тигез ягы яу өчен иң уңай урын булганлыктан, сыртның батынкы билен аркылыга кисеп, бер як чокырдан икенче як чокыргача сузылган коймалар аеруча нык итеп корылган иде. Имән, нарат бүрәнәләрдән салынган ике кат бура арасына балчык, ком катыш чуерташ тутырылган, өстенә күпер җәелгән иде. Тышкы яктан койма буйлап өч кат тирән ур5 казылган, ур кырыйларына очлы башлы юан казыклар утыртылган иде. Койма яныннан үтә торган иң тирән урга, казык башларын күмәр-күммәс итеп, су тутырылган иде.
Катауның ике капкасы бар иде. Капкаларның берсе – Чулман яры буендагысы «Яр-капка» дип, тигезлек ягындагысы «Басу-капка» дип атала иде. Койма өстендәге каравыл өйләрендә, манараларда, капка төпләрендә көнен-төнен сакчылар кизү торалар иде. Чулманга су төшкәндә, аеруча сак, уяу булырга кирәк. Мондый чакта астан да, өстән дә каекларда юлбасарларның, йә булмаса, канга сусаган күршеләрнең килеп чыгуы бар.
Мондый чакта катау кешеләре, билгеле, яу килүен генә көтмиләр. Мондый чакта каекларга, көймәләргә тоткарлыксыз юллар ачылганда, катау кешеләре чит илләрдән, чит җирләрдән шулай ук яхшы кунакларны да көтәләр иде.
Акбүре ыруының башы Күрән би Яр-капка янындагы манарага менеп карарга ярата иде. Бөтен катауда бу иң биек җир иде. Чулман өсте дә, ерактагы урманнар, калкулыклар да моннан уч төбендәгедәй күренә. Менә бүген дә ыру башы, манараның тар төннегенә6 капланып, ерактагы күк читен шактый озак күзәтте. Бик бирелеп караганга, аның күзләре авыртты, су чите белән күк чите исә, бергә буталып, болганчык томанга әйләнде. Күрән би, яшь чакларындагы шикелле озак карый алмавына, башы әйләнүенә, йөрәге сугуына эче пошып, көрсенеп куйды. Күзләрен йомган килеш, бераз гына сөялеп торды да икенче як төннеккә килде. Чәнечкеле кара урманнар, калкулыклар белән чикләнгән су өстен ул бик үк теләмичә генә күзәтте – төн ягы аны артык кызыксындырмады.
Беравык онытылып торгач, би яңадан көньякка – Чулманның түбән ягына текәлде. Елга өстеннән салкынча җил исте; аста, яр буенда, балыкчыларның өзек-өзек тавышлары ишетелеп китте. Кешеләр тавышы тукталып торган арада, бөтен тирә-якны тигез бер шауга күмеп, берөзлексез дулкыннар шаулады.
Күпме генә караса да, су өстендә би бернәрсә дә күрә алмады. Ул тагын көрсенеп куйды, аптырап төннек каршында басып торды-торды да, авыр аякларын көчкә кузгатып, тар, текә баскычтан аска төшә башлады. Ул баскан саен, басма яркаклары, авырлыкка түзә алмыйча, шыңшып-ыңгырашып калдылар. Басмалар гына түгел, буралап салынган манара да, би әкрен генә атлап аска төшкәндә, як-якка чайкалып торгандай булды. Илле яшьләр чамасындагы Күрән би богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы иде. Тик бу тыштан караганда гына шулай. Таза «имән»нең эченә корт төшкән. Кыш урталарыннан бирле инде бине ниндидер яман чир тынгысызлый. Аның эче авырта. Элеккечә инде ул чиләкләп буза да эчә алмый, терсәгеннән майларын агызып симез итләр дә ашый алмый. Язга таба исә аның бу эчке авыруы тагын да көчәя башлагандай булды. Сул як касыгында ул бертуктаусыз авырту тойды, ниндидер көчсезлек тойды. Кайчакларда йөрәге авырта шикелле тоелды. «Үлемем якынлаша микәнни?» дип уйлады еш кына би, коты алынып. Әлегә ул үзенең чире турында имчеләргә дә, башкаларга да берни белдермәде. Әлегә ул эчтән генә пошынды. Шулай да аның көннән-көн сүлпәнләнә баруын, ыру эшләре, катау эшләре белән бик үк кызыксынмый башлавын якын кешеләре күрми калмадылар. Бу инде Күрән бинең кулыннан көч китә барганлыгын белдерә иде, бу инде аның кояшы баюга таба тәгәри дигән сүз иде. Ни генә булмасын, үзенең чирен би шуңа юрады. Бу аның туктаусыз күңелен тырнап торды. Эч пошу, күңел тырналу исә аның күзгә күренмәгән әлеге чирен генә көчәйтте.
Быелгы язны Күрән би менә шундый борчулар белән, аннан да бигрәк, яшерен теләкләр, ныклы ышанычлар белән каршылады. Чулманда боз кузгалу белән, ул көн дә шулай манара башына менде, киң болыннарга җәелгән су өстен күзәтте. Ул үзе генә түгел, башкалар да күзәттеләр.
Бөек елга боздан әрчелгәнгә инде бишенче көн булды. Башка елларда инде алар күптән килеп җитә торганнар иде. Кыр казлары сыман тезелешеп килерләр иде. Килеп җитәрләр дә, ач бүредәй комсызланып, ярга ташланырлар иде.
Быел менә юк… күренмиләр. Ни булган аларга? Җил-давыл чыгып, барысын да су иясе йотканмы? Хазар белән берәрсе үзара яу башлаганмы, әллә соң Итил буйлап юлбасар урыслар төшеп, барысын да кырып бетергәннәрме? Әйе, быел алар соңга калдылар. Биш көнгә… ун көнгә, бер җылга соңга калдылар!
Инде нишләргә? Көн дә менә шулай манарага менеп, күзләрең талганчы күк читен күзәтеп торыргамы, әллә соң аларның килеп җиткәнен көтеп тормастан, тизрәк үзеңә юлга җыена башларгамы? Килмәсәләр нишләтергә барлык товарыңны? Маңгай тирең түгеп тапкан җыллык байлыгыңны нишләтергә? Киштәләрне сыгып төшкән төлке, кеш, ас, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән балларны, таудай өелгән ул күннәрне, савыт-сабаны, агач-ташны нишләтергә? Аннан да бигрәк… аларныкы кебек имчеләрне каян табарга монда, аларныкы кебек дару үләннәре, им суларын каян алырга?! Бөтен ышаныч бары аларда, бары аларда!
Күрән би, күңелсез уйларга бирелеп, койма өстендәге күпергә килеп чыкты. Текмә читенә якын килеп, су өстенә тагын бер карыйсы килсә дә карамады – ары китте. Койма өстендә, ышыкта җилсез иде, җылы иде. Аның бер дә моннан кайтып китәсе килмәде. Шулай үз-үзен кая куярга белми басып торганда, ул Яр-капкага якынлашып килүче Утташ камны күреп алды. Аның болай да караңгы йөзе тагын да караңгыланып китте, ниндидер күңелсез сөйләшү буласын сизенеп, касыктан өстәрәк эче сызлый башлады.
4
Катау – коймалар, сулы, тирән канаулар белән ныгытылган, кораллы гаскәр тарафыннан саклана торган торак урын. Катауларда, гадәттә, биләр, ханнар яшәгән.
5
Ур – катау тирәсен әйләндереп алган тирән чокыр, канау.
6
Төннек – монда «тәрәзә» мәгънәсендә кулланыла.