Читать книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан - Страница 3
Беренче баб
I
ОглавлениеМенә тагын яз җитте. Кышкы озын төннәрдән соң, каты салкыннардан, ачы бураннардан соң тагын яз килде. Тәбәнәк, болаңгыр күктә ягымлы кояш күренде; тирә-якны яктыга, куанычка күмеп, җирдәге барлык терегә күз кысып, шаярып, кайнар укларын яудырды. Калын кар астында басылып яткан тигезлекләр, калкулыклар, урманнар, чокыр-чакырлар… әкренләп-әкренләп авыр йөктән арына бардылар. Кыш буена тынып торган җирнең өсте озакламый өтәләнгән тунын салып ташлады. Сыртларда яшел үләннәр мыек төртте. Яр буйларында тал бөреләре күзләрен ачтылар. Басулардан, үзәннәрдән челтерәп беренче сулар акты.
Сулар акты… Дөнья яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул бер якка юнәлделәр. Инешләр, елгалар, ермаклар, ташулар… – барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар… кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар. Чулман исә ераклардан, якыннардан җыеп алган язгы суны, сыяларны1, бозны-карны тагын ары алып китте. Кайдадыр кояш баешта, кыялы ярлар янында, олуг Чулман үзенең бөек туганын очратырга тиеш. Алар шунда кавышалар, бергәләшеп, кочаклашып, көн ягына юл тоталар. Кайнар ком, кояш илендә, тау-ташлар, камышлар илендә Итил-Чулман суын ямансулап иксез-чиксез диңгез, төпсез диңгез көтеп ята. Хазар диңгезе көтеп ята. Анда изге Хазар җире, анда изге каган2…
Сулар ага… Җир йөзендә сулар бертуктаусыз агалар да агалар. Җәй агалар, яз агалар, көз агалар… Агым сулар кешеләрнең, киекләрнең чир-чорларын, кайгыларын, языкларын алалар да еракларда упкыннарга, чоңгылларга ыргыталар. Агым сулар, җир өстенең чүп-чарларын, үлекләрен юып алып, үзләрендә юк итәләр. Шулай ел да җир яңара, җир яшәрә.
Җир яңара, җир яшәрә… Өзелмичә, тукталмыйча, бөек Чулман кебек, Итил кебек, көн-төн җирдә тормыш ага…
Яз килде, яз!..
Киң Чулманга – кояш белән, ай-йолдызлар белән яшьтәш Чулманга – ашыгып төрле яктан сулар ага…
Утташ кам3, туры караган кояшка күзләрен кысыштырып, җиңел генә атына атланды да ишегалдыннан чыкты. Ялына, маңгай чәчләренә, койрыгына төрле төстәге тасмалар, тимер, бакыр кисәкләре тагылган акбүз ат, су исе, кырлар исе сизеп, куанып кешнәп җибәрде, куганны да көтмәстән, кызуларга тотынды. Аның кешнәвенә башка атлар тавыш бирде. Кайдадыр яңгыратып әтәчләр кычкырды, анасыннан аерылган бәтиләр чәрелдәде. Түбә өстендә генә, биек тирәк башында, талпынып-талпынып, сыерчык сайрады. Яз килде, яз!
Урамда очраган кешеләр Утташ камга олылап баш иделәр. Язгы суда йомычка агызып чыр-чу килгән бала-чагалар, Утташ камның бизәлгән, чылтыр-чылтыр килгән атын күреп, баштанаяк ап-ак киемен, каны качкан кырыс йөзен күреп, уеннарыннан туктап калдылар. Кечкенәләр, кинәт котлары алынып, җыларга тотындылар, өлкәнрәкләре, бу безне тотып ала күрмәсен дигән сыман, тизрәк читкә тайпылырга ашыктылар. Утташ кам узып киткәч, кешеләр артларына борылып карадылар. Куркып кына балалар яңадан уеннарына тотындылар, ярым пышылдап, ерактагы камны үртәргә тотындылар:
Камчы-кам,
Тамчы, там!
Кем башына? –
Кам башына!
«Утташ кам өеннән чыккан. Имингә генә булсын!» – дип уйладылар кешеләр, пошынып.
Утташ кам, үзен күргән кешеләрнең телсез-өнсез калуларына да, балаларның җылауларына да әз генә дә исе китмичә, киресенчә, үзеннән куркуларына күңеле булып, эре генә баруында булды. Кәкре-бөкре урамның тәбәнәк өйләре арасыннан чыгып, ул бераздан кар суы инде агып беткән, шәрәләнеп, караеп калган калкулык итәгенә килеп җитте. Тапталып чокырланган тар гына юл кыйгачлап үргә менде, уңга борылды. Калкулыкның урта бер төшендә, иң биек җирдә биек койма белән уратып алынган би өе күренде. Тышкы якта, капка төбендә, кояшта йокымсырап утырган сакчы, тояк тавышын ишетеп, кабаланып аягына басты, күкрәген киерде.
– Иминлекме, балам? – диде Утташ кам, теләр-теләмәс кенә.
– Иминлек, кам баба! – диде сакчы, ашыгып, күзләрен челт-мелт ачып.
Утташ кам, аны-моны сорашып тормыйча, ярым ачык капкадан кереп тә китте. Сакчы капканы ишегалдындагы пычрак сулар аксын дип ачып куйган иде. Ул Утташ камның шулай шома гына кереп китүенә аптырагандай итеп торды да, ачу белән төкереп куйды, капкасын япты, сөңгесен кочаклап, яңадан йокымсырый башлады.
Үзсүзле, кырыс, Утташ кам бинең өй ишегеннән дә шулай сорамыйча гына, җиңел генә үтеп китмәкче булды, тик мондагы сакчы аңа аркылы төште.
– Би өйдә юк. Яр-капкада, – диде сакчы.
1
Сыя – язгы ташу вакытында елгада ага торган каты кар.
2
Каган – Хазарның дәүләт башлыгы.
3
Кам – йола-дин башлыгы.