Читать книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров - Страница 39
III бүлек
ҖӘЛИЛНЕҢ КӨРӘШТӘШЛӘРЕ
ИЗГЕ КОРЪӘН АНЫ МЕҢ ҮЛЕМНӘН АЛЫП КАЛДЫ
Оглавление(Рушат Хисаметдинов белән әңгәмә)
1980 елның язында мин Урта Азия якларында булып, Хөсәен Мөхәммәтов, Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов, Галимҗан Галиевлар белән очраштым һәм Җәлилчеләр эпопеясы турында бай материал тупладым.
Һәм менә без Хөсәен ага белән Кыргызстанның Ош шәһәрендә Гагарин исемен йөрткән урамда яшәүче Рушат Хисаметдиновларга килдек.
Йортны иркенләп яшәрдәй зур итеп салганнар. Эче-тышы матур итеп бизәлгән. Абзар-кура, коймалар да төзек. Өйгә җимеш агачлары терәлеп үсә. Капкадан кереп, ихатага күз салу белән, биредә уңган, булдыклы хуҗа яши икән дип уйлыйсың.
Капканы ачканда, хуҗалар, тәрәзә аша күреп, безнең каршыга чыкты. Рушат ага таза гәүдәле, чибәр йөзле, зәңгәр күзле, җиргә нык басып йөри торган кеше икән. Ике кулын да алга сузып, күрешергә килде. Минем куллар да бик бәләкәйдән түгел, ел әйләнәсенә физик эш эшләп, хәрәкәтләнеп тора. Шулай булса да, Рушат абыйның учлары эчендә минем бармаклар күмелеп кала язды.
Хуҗаның артыннан ихлас елмаеп, тәбәнәк буйлы, шактый тулы гәүдәле хуҗабикә каршы алырга чыккан иде. Тайфә апабыз шушыдыр инде дип уйладым. Җылы итеп күрештек.
Хөсәен ага белән Рушат абый кочаклашып күрештеләр. Ике дус байтак вакыт очрашмый торганнар икән, күзләрендә шатлык тамчылары да ялтырады.
Без төш вакытларында килеп җиткән идек. Чәй табыны артында озак итеп сөйләшеп утыра торгач, көн кичкә авышты. Кичке ашка безнең хөрмәткә пылау пеште. Бу яклардагы гадәт буенча бу ризыкны зур поднос өстенә эскерт кебек өеп чыгардылар. Аның янына бер табак туралган салат куйдылар. Тәүдә калагың белән салат эләктерергә, аннары шуңа пылау өстәргә һәм икесен бергә кабарга кирәк икән.
Бу кичне без Муса Җәлил, аның көрәштәшләре, «Идел-Урал» легионы турында сөйләшеп, күп нәрсәләрне хәтерләп утырдык. Рушат абый кулына аккордеон алып, сыздырып уйнап җибәрде. Сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда киң таралган «Истәлек», «Сарман», «Арча», «Шахта» кебек җырларны суздык.
Сөйләшеп утырганда, өйгә озын гына буйлы, кара-кучкыл йөзле, 40 яшьләрдәге ир килеп керде.
– Бу безнең улыбыз Равил була. Гомер үтеп тора бит, хәзер ул да ир уртасы. Бервакыт Мусалар белән концлагерьда ятканда, мин улымны сагынуымны сөйләдем һәм шагыйрьдән аңа багышлап берәр шигырь язуын үтендем. Җәлил 16 юллык шигырь язып бирде. Гайнан Кормаш аңа тагын дүрт юл өстәде.
– Муса Җәлил һәм аның белән бергә җәзалап үтерелгән батырлар турында романнар, пьесалар, җырлар язылды, кинофильм да төшерелде. Китапларда, газета-журналларда сезнең исем бик еш искә алына. Ә менә үзегезнең тормыш юлыгызны тулысынча тасвирлаган очерк басылдымы? – дип сорадым мин Рушат абыйдан.
– Әйе, Казан басмаларында да, Кыргызстанның газета-журналларында да очерклар басылды. Әмма тормыш юлымны тулысынча тасвирлаган очерк булганы юк әле. Казандагы дусларым күптәннән бирле истәлекләр яз, үзебез эшкәртеп басарбыз дип үгетлиләр. Бераз сызгалап та алган идем әле.
Ул шкафтан берничә бит кәгазь алып укый башлады. Бу – татар телендә язылган истәлекләре иде.
Уку озакка бармады. Рушат абый үзе күргәннәрен өстән-өстән генә язган истәлек иде бу.
– Сез Туган ил өчен искиткеч зур батырлыклар күрсәткәнсез. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен аклау юлында да бәяләп бетергесез роль уйнагансыз. Шулай булгач, үзегезнең тормыш һәм көрәш юлыгыз тулысынча язылырга һәм килер буыннарга калырга тиеш.
Рушат абый килеште.
– Әле монысын болай гына сызгаладым. Киләчәктә әйбәтләп язармын дип торам.
Иртә белән без йокыдан уянганда, Рушат абый тышта физзарядка ясап алган, юынган-кырынган, бер стакан кайнар чәй эчеп өлгергән иде инде.
– Яшьләр йокы ярата инде ул, – дип шаяртты ул безне, елмаеп, йөзләреннән, күзләреннән шатлык нурлары чәчеп.
Иртәнге аштан соң Хөсәен абый шушы шәһәрдә яшәүче кызының хәлен белергә китеп барды. Без аны озаткач, Рушат абый белән әңгәмәбезне дәвам иттек. Гаять кызыклы язмышлы бу кешенең тормыш һәм көрәш юлын миңа күбрәк белергә кирәк иде.
– Рушат абый, сүзне сезнең тамырлардан башлыйк.
– Мин 1911 елның 27 октябрендә Казахстан башкаласы Алма-Ата шәһәрендә туганмын. Ул чагында бу шәһәр Верный дип аталган.
Әтием Билал Шәриф улы Хисаметдинов 1874 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Искубаш (Казаклар) авылында туган. Аның әтисе, ягъни картәтием Мөхәммәтшәриф Хисаметдин улы, XIX гасыр азагында, хәерчелектән һәм ачлыктан котылыр өчен, гаиләсе белән Ырымбур губернасы Грозненск станциясенә күчеп килә.
Әтием Билал Ырымбурның «Хөсәения», Троицкиның «Исхакия» мәдрәсәләрендә укый. 1905 елда шул тирәдәге Исхак бай чакыруы буенча Верный шәһәренә күчеп килә, укытучы булып эшли башлый. 1907 елда Казан ханнары токымыннан булган Мәрьям Газиз кызы Гозәеровага өйләнә. 1916 елда Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Сугыштан кайткач, Верный шәһәрендәге революцион вакыйгаларга кушылып китә.
– Ничә бала үстегез?
– Безнең гаиләдә унбер бала туа. Мин – өченчесе, өчесе яшьли үлә, сигезенә Ходай гомер бирә. Ишле гаиләдә үскән балалар бик тырыш булалар. Мин дә малай чактан ук тормыш арбасына җигелдем. Хуҗалыкта кирәк булган барлык эшләрне дә башкара идем.
Әтием революциядән соң губернаның халык мәгарифе бүлеге белән җитәкчелек итә. Төрле милләт балаларын укыту өчен мәктәпләр ачалар.
1937 елда репрессия давылы кузгалгач, ул ялган донос буенча кулга алына һәм атып үтерелә. 1954 елда гаепсез булганлыгы исбат ителә.
– Кайларда белем алдыгыз?
– Элек җидееллык мәктәптә укыдым, аннары Аулеата зооветтехникумын тәмамладым. 1931 елда Семипалат өлкәсе «Кокпектин ит» совхозына өлкән ветврач итеп тәгаенләндем.
1932 елда үз теләгем белән Кызыл Армия сафларына киттем, Ерак Көнчыгышта 58 нче Гродековск кавалерия чик буе отрядында хезмәт иттем. Бу чорда атаман Семёнов бандасы калдыкларын юк итүдә катнаштым, контрабандистларның юлын кисә идек.
1937 елда Казахстанга СССР – Кытай чигенә хезмәткә күчерелдем. Утызынчы һәм кырык тугызынчы кавалерия чик буе отрядларында хезмәт иттем.
1940 елда авыру сәбәпле хәрби хезмәттән киттем. Алма-Ата өлкәсе Или районында баш ветврач булып эшли башладым.
– Сугыш чыккач, фронтка киткәнсездер инде?
– Әйе, сугыш башлангач, янә Кызыл Армия сафларына алындым. Көньяк-Көнбатыш фронтта 79 нчы аерым кавалерия дивизиясенең 233 нче полкында хезмәт итә башладым. Немец фашистларының бронетанк дивизияләре кысымы астында чигенү ачыларын күп көннәр татыдым. Хәтәр сугышларның берсендә безнең полк тулысынча тар-мар ителде. Исән калган бик аз сугышчы белән полк байрагын көчкә яу кырыннан алып чыктым.
Аннары Дон казакларының 30 нчы кавалерия дивизиясе составында Краматорск шәһәре тирәсендә канкойгыч сугышларда катнаштым.
1942 елның июлендә Төньяк Донец елгасы буенда безнең часть дошманның күп мәртәбә артык көчләре тарафыннан чолгап алынды. Фашистлар Дон елгасына, бөек язучы Михаил Шолоховның туган җире Вешенская станицасына якынлаштылар. Безнең дивизиянең калдыклары Төньяк Донец елгасы ярына килеп җиттеләр. Авыр сугышларда тәмам алҗыган идек.
Мин бу вакытта ат өстендә идем. Елга ярына килеп җитү белән, атымны суга сикерергә мәҗбүр иттем. Кораллар, ияр, өс киеме, ветеринар сумка шактый авыр булды, һәм без су төбенә киттек. Хәлнең начар икәнен сизеп, ат өстеннән төштем. Атым, җиңеллекне тоеп, җан газабы белән суны гизә башлады, һәм без өскә калыктык. Бу вакытта фашист самолётлары килеп чыгып, эре калибрлы пулемётлардан ут яудыра башлады. Берсе безнең турыдан узып китте. Шинель итәге, ияр, йөгән җебе пуля белән тишкәләнде. Шатлыкка күрә, атыма һәм үземә пуля тимәде.
– Нинди шартларда әсир төштегез?
– Безнең гаскәрләр тәртипсез рәвештә чигенә башлады. Барлык юллар да немец частьлары кулына күчкән иде.
Без, тугыз солдат, оешып, үзебезнекеләргә кушылырга дигән максат белән, көнчыгыш юнәлешенә киттек. Бу вакытта фронт сызыгы йөз чакрымлап алда иде бугай. Без төнлә генә хәрәкәт иттек, ә көндез куаклыкларда, чокырларда качып утырдык. Немецлар куаклыклар яныннан үтеп киткәндә, автоматлардан ут яудыралар иде. Беркөнне шартлый торган пуляның кыйпылчыгы тиеп, аягым яраланды. Тимер ярчыгын алып ташладым, әмма ярадан кан саркып тора иде. Бәхетемә каршы, үз янымда индивидуаль пакет булды, шуның белән аягымны бәйләп куйдым.
Ашарга юк иде. Яфрак чәйнибез, җиләк белән тукланабыз. Берчак шулай бер кисмәк тозлы балыкка тап булдык. Бер атна буена шуны ашап, тәмам сусап йөрдек. Бер иртәдә, су юк микән дип, тау битеннән түбәнгә төшә башладык. Шул чагында немецларның танк патруленә тап булдык. Фашистлар безнең кулларыбыздагы мылтыкларны тартып алдылар һәм бер рәткә тезделәр.
Ул чагында ветеринарларның чалбарына кызыл тасма (оконтовка) тегәләр иде. Немецларның берсе, шуны күреп, минем янга килде. Приклад белән сугып, мине аударды һәм штык белән кадамакчы булды.
– Комиссар? – дип кычкырды ул.
Киемендә кызыл төс булган һәркем комиссар булырга тиеш дип уйлагандыр инде ул.
Безнең төркемдә бераз немец телен сукалаган Кавказ кешесе бар иде.
– Найн, нихт комиссар! Эр ветеринер арц! – дип каршы төште ул.
Шуны ишетеп, фашист минем кабыргага итеге белән нык итеп тибеп кенә хушланды.
– Ауфштеен? – диде ул.
Әнә шулай тагын бер үлем мине читләтеп үтте.
– Нинди лагерьларда булдыгыз?
– Безне сак астына алдылар һәм совет әсирләренең зур колоннасына куштылар. Колонна автоматчылар һәм этләр белән саклана иде. Атлый алмый егылып калганнарны шунда ук атып китәләр. Арыган кешеләр бер-берсенә тотынып алга баралар. Кыска гына вакытка ялга туктаталар.
Кичкә таба безне вакытлы лагерьга алып киләләр. Якындагы посёлок исеме белән ул Янки лагере дип йөртелә икән.
Лагерьга килеп урнашкач, мин полкташларны эзли башладым. Шунда хәрәкәтсез яткан бер кешене күрдем. Ул инде соңгы сәгатьләренә якынлашкан иде. Аягыннан сасы ис килә. Уч төбендәге шырпы кабыдай кечкенә Коръәнне, үбү өчен, иреннәренә якын китергән. Мин аның мөселман кешесе икәнен аңладым һәм Әссәламегаләйкем дип эндәштем. Теге кеше су дип пышылдады. Мин, үземдә булган консерв банкасын алып, кухнядан су китердем.
Бу татар кешесе икән. Ул бер-ике йотым су эчкәч, кулындагы Коръәнне миңа сузды:
– Рәхмәт, туган… Мин, китәм. Коръән сине сакласын! – диде ул һәм күзләрен мәңгелеккә йомды.
Коръән миндә калды. Ул минем талисманыма әйләнде һәм тагын да күп мәртәбәләр үлемнән коткарды.
– Бу кайсы очракларда булды?
– Икенче көнне барыбызны да бер рәткә тезделәр һәм анадан тума чишендерделәр.
– Коммунистлар һәм еврейлар бер адым алга! – дигән команда яңгырады.
Беркем дә алга атламады. Немецлар үзләре еврейларга хас билгеләр буенча безнең әсирләрне берәм-берәм сафтан тартып чыгара башладылар. Андыйлар арасында мин дә бар идем. Чөнки минем йөз татарларның типик йөзенә охшамаган, зәңгәр күзле блондин нинди татар булсын инде?!
Шунда миемне хәтәр уй ярып үтте. Мине еврей дип уйлап, хәзер үк атып үтерәчәкләр. Озак уйлап торырга вакыт юк иде.
Нык дулкынланып, эсэсчыга мөрәҗәгать иттем:
– Гер офицер! Мин еврей түгел, мин мөселман бит!
Теге миңа текә генә карап торды да урысчалап сорау бирде:
– Ә ничек исбат итәсең?
– Мин догалар укый беләм. Минем Коръәнем бар.
– Ну-ка, укы әле.
Мин балачакта ятлаган сүрәләремнең берсен укып җибәрдем. Бу хәлдән соң немец миңа кире стройга басарга рөхсәт итте.
Коммунист һәм еврей дип аталганнарны, сафка тезеп, лагерьдан алып чыгып киттеләр һәм биш чакрым чамасы ераклыктагы елганың су ашаган яры буена китереп атып үтерделәр. Гәүдәләрен яр башыннан елга үзәненә этеп төшерделәр.
Соңрак, төрмәләрдә ятканда, Коръән мине тагын күп мәртәбәләр коткарды. Еш кына надзирательлар кинәттән камераларга килеп кереп, тентү үткәрәләр иде. Алар кесәмдәге теге изге язуны күргәч, шундыйрак әңгәмә булып ала иде.
– Вас ист дас?
– Минем талисман. Религиозниш бух. Коран.
– Ду религиозниш ман?
– Әйе, мин мөселман. Дин тотам.
Коръән китабы эченә ике-өч бөртек чәч тә куела иде. Немецлар аның белән дә кызыксыналар.
– Сугышка киткәндә, әнием миңа үзенең чәчен дә биреп җибәрде. «Чәч салынган Коръән сине утта яндырмас, суда батырмас, улым», – дигән иде.
Немецларның күпчелеге, дингә һәм ырымнарга ышанучы кеше буларак, минем сүзләргә дә ышандылар. Ашарга бүлгәндә, артык кисәк бәрәңге һәм берәр калак баланданы өстәп тә бирәләр иде.
– Кайсы лагерьда Җәлил һәм аның дуслары белән очраштыгыз?
– 1942 елда Янки лагереннан безне Демблин крепостена куып китерделәр. Биредә сугыш алдыннан Актүбә урта мәктәбе укытучысы булган Гайнан Кормашны таныдым. Ул лагерь кухнясында пешекче ярдәмчесе булып эшли иде. Якыннарына өстәмә ризык бирергә тырышты.
Гайнан мине лагерьда булган Муса Җәлил белән таныштырды. Муса үзен Гомәров дип атый. Аның өстендәге иске солдат шинеле ябык тәнендә салынып тора, бите шешенгән, күз төпләре эчкә баткан. Әмма карашлары җитди, аның ихтыяр көче йөзенә чыккан.
Ул минем кайдан булуымны, кайчан әсир төшүемне сорашты. Муса саф татар телендә сөйләшүе белән башкалардан аерылып тора иде.
Без көн саен очрашып тордык. Җәлил тирәсендә һәрчак төрле милләт кешеләре була, Муса укыган шигырьләр алар күңелендә киләчәккә өмет уята иде.
– Легионга ничек килеп эләктегез?
– 1942 елның башында фашистлар совет хәрби әсирләреннән гаскәри частьлар оештыру планын тормышка ашыра башлыйлар. Әсирләрне милләтенә карап төрле лагерьларга җыялар. 1943 елның башында Ротвайль лагереннан бик күп татар-башкортны этап белән Едлино станциясенә күчерделәр. Биредә «Идел-Урал» легионы формалашканын аңладык. Мине эшче командага беркеттеләр. Ветфельдшер буларак, авыру атларны карарга тиеш идем.
Әсирләр фашистларга хезмәт итсен өчен, аларны идеологик эшкәртү, советка каршы котырту эшләре киң җәелдерелде. Бу максатта укымышлырак әсирләрне файдаланырга уйладылар. Аерым курсларда пропагандистлар әзерләнде. «Идел-Урал» исемле газета чыкты. Муллалар дини йолаларны үткәрүне башлап җибәрделәр.
Әмма без немец фашистларының уен белеп, аларның үзләренә каршы астыртын эш башладык. Поляк партизаннары белән бәйләнешкә кереп, баш күтәреп, «Идел-Урал» легионының батальоннарын алар ягына алып чыгу планнарын кордык.
Легиончылар арасында фашистларга каршы котырту эшләре башланды. «Идел-Урал» газетасы редакциясендә һәм типографиясендә безнең яклылар эшли иде. Газета баса торган ротаторда һәм язу машинасында яшерен рәвештә төрле телләрдә листовкалар да басылды. Алар астына «Йолдыз», «Патриот», «Дүртенче комитет» дигән култамгалар куела иде. Муса дошман тылындагы башка яшерен оешмалар белән бәйләнешкә керә. Власовның Рус азатлык армиясен таркату өлкәсендә Бушманов, Рыбалченко, Иконников кебек патриотлар актив эшли. Михаил Иванович Иконниковның татар халкы алдындагы хезмәтләре аеруча зур булды. Ул, төрмәдә җәлилчеләр белән аралашып, Мусаның өченче шигырьләр дәфтәрен СССРга алып кайта. МГБның фильтр лагеренда аны тартып алалар, һәм ул шул рәвештә югала.
Күп еллар үткәч, Михаил Иванович мин һәм башка җәлилчеләр белән бәйләнеш урнаштырды. Яшерен оешмаларда катнашкан патриотларның исемнәрен ачыклау, аларның данлы эшләрен халыкка җиткерү өлкәсендә зур эш башкарды.
– Инде музыка капелласы эшенә килик.
– Легионда, әсирләрнең күңелен күтәрү өчен, музыка капелласы оеша. Мин беркөнне, үз эшем белән китеп барганда, аларның репетиция үткәргән чакларына тап булдым. Кәрим Ходжаев – скрипкада, Нәҗип Гәрәев – аккордеонда, Гарәф Маликов һәм Ибраһимов – гитарада, Зариф Солтанов – бубенда, Шәехнур Хәмиев двухрядкада уйный. Гарәф җырлый да.
Мин алар белән бик тиз дуслашып киттем. Чөнки балачактан ук үзем мандолинада уйный идем. Вакыт булган саен, алар янына ашыгам. Мандолинада уйнап, капеллага кушылып китәм.
Берчак музыкантлар төркеме янына Гариф Солтанов килә. Бу кеше Идел-Урал Штатының президенты дип йөртелгән Шәфи Алмасның ышанычлы кешеләреннән берсе була. Ул музыка капелласының хәле белән кызыксына: «Музыка инструментлары җитәме, артистлар кирәкмиме?» – дип сорый ул. «Инструментлар да кирәк. Әмма иң мөһиме, безнең арада профессиональ артистлар һәм музыкантлар юк», – дигән җавап ала.
– Муса Гомәров Демблин крепостенда талантлы кешеләр бар дигән иде. Аларны кем танырга мөмкин?
– Ул артистларны мин яхшы беләм, – дип җавап бирдем.
– Алайса, иртәгә үк алар артыннан барабыз.
Икенче көнне без, чынлап та, Демблин крепостена килдек. Кирәк кешеләрне танысын, күрсәтсен дип, мине лагерь эченә керттеләр. Мин кухняга – Гайнан Кормаш янына уздым. Аның белән киңәшләшкәннән соң, Ватанга бирелгән таныш, ышанычлы егетләрне капеллага алып китәргә булдык. Барлыгы унөч кеше җыелды. Аларны Едлинога алып килгәч, музыка капелласына куштылар. Ә капелла үзе эшче рота составына керә иде.
– Кемнәрне алып килдегез инде?
– Килүчеләр арасыннан Абдулла Батталны немецларга шагыйрь дип тәкъдим иттек. Ул татар шагыйре Салих Батталның бертуганы була, бик күп шигырьләрне яттан белә иде. Зиннәт Хәсәновны, җырлый белмәсә дә, хор солисты дип атадык. Ул Гайнанның иң якын дусты, тыйнак, тәвәккәл кеше, фашистларны бигрәк тә күралмый иде. Гарәф Фәхретдиновны Казан филармониясе җырчысы дип йөрттек. Аның консерваториядә уку түгел, үз гомерендә Казанны да күргәне булмаган. Аңа Дим Алиш дигән псевдоним бирдек. Татар-башкорт әсирләре аның матур тавыш белән җырлавын аеруча яраталар иде. Муса аңа татар җырларын өйрәтте. Тора-бара Гарәф җырлый да, бии дә, Муса һәм Гайнан язган пьесаларда төп рольләрне дә уйный башлады. Фоат Сәйфелмөлековны, җырлый белмәсә дә, хор артисты дип йөрттек. Ул сәяси яктан нык тәҗрибәле кеше иде. Соңрак, яшерен оешмага пропагандистлар кирәккәч, беренче булып аны һәм Гали Корбановны (Мичурин) бу эшкә тәгаенләдек. Алар көлкеле, кинаяле сүзләр белән совет гаскәрләренең якынлашуын, гитлерчыларның җиңеләчәген аңлаталар иде.