Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Карим Тинчурин - Страница 18
Казан сөлгесе
Музыкаль комедия
Дүртенче пәрдә
IV күренеш
ОглавлениеИбраһим. Ярый, Саттар агай. (Карачкыларга карап.) Менә, җүнсезләр, үзегезгә хәзер хөкем булыр. Ни йөзегез белән картлар алдында торырсыз? (Егеткә төртеп.) Синең инде иманың да, оятың да юк. Син чуваш инде. (Кызга.) Ә син, мөселман башың белән, чуваштан башка кеше таба алмадыңмы, җүнсез! Әнә күрәсез, яхшы кешеләр намаз укыйлар. Аллага гыйбадәт кылалар. Ә сез монда, агач төсле, катып торасыз, йә, әйтегез әле, ни йөз белән картларга күренмәкче буласыз? Йә, хуш, ни йөзегез белән муллалар, картлар алдында басып торырсыз, дим! И имансыз, мордар кяферләр! Син нигә аны безнең мәчеткә алып кердең? Нигә үзеңнең чиркәвеңә алып бармадың, ә? (Төртеп.) Һи, бүкән, сүз кайтарырга телең бармыймыни? Бармас шул. Ә син атаң-анаң алдында ни йөз белән торырсың? Кардәш-ыруларыңа ничек күренерсең? Сине бит хәзер чорт та кияүгә алмас.