Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Карим Тинчурин - Страница 22
Зар
Бер-ике сүз
Оглавление«Зар» пьесасының мәүзугы[24], – борын-борыннан бәни адәм күңелен дулкынландырып, яшәү өчен, төрле дәверләрдә төрлечә көрәшнең көчле фактор икәнлеген күрсәткән мәңгелек мәсьәлә.
Җир йөзендә хакимият хөкем сөрә башлаган көннән бирле, шул хакимиятне саклау юлында «диннәр», «игътикад» ларга әсас ителгән[25] кануннар, низамнар чыгарылып, төрле дәвердә төрлечә химая ителгәннәр. Мөстәбид[26] хакимиятне саклау юлында иң зур гамил[27], шөбһәсез, «дин», аның башлыгы «Алла». Аллалар тарихын тикшергәндә, төрле дәверләрдә, төрле халыкларда йөз меңнәрчә аллалар күрәбез.
Ләкин бу аллаларның асылы бер: ул – «тудыручы», «рәхмәт итүче» һәм «җәза бирүче» – «гали хаким», ягъни адәмнең тупас акыл даирәсе сыйдыра алмаган, аңлашылмаган һәм һичбер төрле дәлил белән исбат ителмәгән көч… Бәни адәм мәдәниләшкән саен, аллалар да мәдәниләшә, төрләнәләр. Аерым дәверләрдә хакимият нинди төс алса, аллалар да шул төскә кертеләләр.
Бу махинацияләрнең барысы – шул дәвердәге хакимиятнең иҗаты. Истибдад[28] хакимияте хөкем сөргән Шәрык илләрендә аллаларның мөстәбид[29], мөстәкыйль ителүе табигый. Шулай итеп, аллаларның дуслары, дошманнары җәгъли[30] рәвештә тудырыла.
Шәрык диннәренең барысында диярлек мөстәбид хакимиятнең нигезен саклау юлында адәмдәге шәхси теләк, табигый омтылышларның хакимияткә каршы мәңге көрәшкән тимсаль мөҗәссәмнәрен күрәбез.
Менә, мәсәлән: хакимият кануннарына баш июче бөтен халыкларда Газраил Мәнфур, Мәкъһур, Мәлгунь көч дип санала. Аның болай саналуы табигый. Чөнки гомумнең шәхси теләкләре белән хакимиятнең теләкләре һичбер вакытта да җыела алуы мөмкин түгел. Ә инде аерым шәхеснең теләкләре – хакимиятнең теләкләре белән капма-каршы дошманнар. Аның өчен адәмнең табигый яратылышында аның шәхси тормышы, шәхси теләкләре – хәяттә асыл нигез һәм табигый канун. Шулай булгач, бу көндәге рәсми бөтен диннәрнең төбе хакимияткә, аның канун, низамнарына әсас ителгәнгә, кешенең аерым шәхси теләкләренә, омтылышларына ирек бирелми. Менә шул хакимият, канун, низамнарга буйсынмыйча, үзенең шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре, омтылышлары өчен көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган Газазил хакимият – дин исеменнән «оҗмахлардан» сөрелә, инсаниятнең[31] дошманы итеп күрсәтелә. Хакимият тарафыннан шәхси мәнфәгатьләре, теләкләре изелгәннәрне яклап, шулар исеменнән һәм алар өчен хакимият рәсми дингә каршы көрәшүчеләрнең тимсаль мөҗәссәме булган «газазил» мәсьәләсе төрле дәверләрдән, бик күп гасырлардан бирле искерми торган мәңгелек мәсьәлә булып бу көнгә кадәр килде.
«Зар» фаҗигасендә бәни адәм хәятендә күренгән хосусиятләрне, мәсьәләләрне, бер кешенең халәт рухыясына, хосусиятләренә җыеп-мәркәзләштереп, кырыктан артык хосусиятләр, шуларның тимсаль мөҗәссәмнәре булган дин китапларындагы хыялый типлар аркылы бирергә тырыштым.
Төрле дәверләр, бик күп гасырлар буенча шәрык халыкларының йөрәгендә тирбәлеп үскән бу хыялый тип-ларның, бәни адәм хәятендә тоткан фәлсәфи әһәмиятләрен үзем аңлаганча, үзем генә изах итәргә уйлап, «Зар» фаҗигасен язарга батырчылык кылдым.
Бу мәңгелек мәсьәләне хәл итүне дәгъва итмәгәнлегем шикелле, иске чүпләрдән яңа бакча төзергә дә уйламыйм, һәрхәлдә, уйлап укып чыккан яки дикъкать белән сәхнәдән караган кешеләргә бу фаҗига шул мәңгелек мәсьәлә хакында уйларлык яки уйлата алырлык кечкенә генә бер тәэсир калдыра алса, теләгемә ирешкән булыр идем.
Кәрим Тинчурин.
24
Мәүзугъ – тема.
25
Әсас ителү – нигезләнү.
26
Мөстәбид – изүче, деспот.
27
Гамил – хаким.
28
Истибдад – чикләнмәгән власть.
29
Мөстәбид – үзе теләгәнчә эш йөртүче, деспот.
30
Җәгъли – ясалма.
31
Инсаният – кешелек дөньясы.