Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Карим Тинчурин - Страница 24
Зар
Беренче пәрдә
I күренеш
ОглавлениеГазазил, Дәҗҗал, Шәйтан, Ирек, Мәхәббәт, Бәхет, Дәббәтеларз, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Бәдбәхет, Малик, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр һәм башкалар.
Газазил.
Тәңре!
Җитмеш җиде мең ел тоташ сәҗдәдәмен,
Җитмеш җиде мең ел тоташ коллыктамын,
Табалмадым оҗмахыңда җан теләген;
Зәвыктырган зар тормыштан алҗыдым мин!
Тәңре!
Мәхәббәттән, туганлыктан мәхрүм итеп,
Ник яраттың ирексез итеп дәртсез оҗмах?!
Ләүхелмәхфүзләрең мәңге тоткын итеп,
Ник яраттың минем «мине» кара нурдан?!
Дәҗҗал.
Тәңре!
Ник яраттың тәмугларны санлы итеп?!
Ник яраттың ак нурларны, кәүсәрләрне?!
Ник яраттың оҗмахыңны якты итеп?!
Ник яраттың былбылларны, ак гөлләрне?!
Тәңре!
Сиңа мәңге кара коллык итәр өчен,
Ярат миңа көчле тәхет, ут, богаулар!
Ярат миңа кара таштан бөек дарлар!
Алар сине мәңге саклап торачаклар!
Тәңре!
Юлдаш итеп миңа кара бәдбәхетне,
Җитмеш җиде мең җиһанга баш ит мине;
Сөякләрдән корыр идем нык тәхтемне;
Саклар идем кануныңны һәм үзеңне!
Дәббәтеларз.
Тәңре!
Әлмисактан бирле тоташ, тын алмыйча,
Биек-биек таш-тауларны тигезләп, мин
Аптырадым, тигезлекне табалмыйча;
Хозурыңа үз хакымны эзләп килдем.
Тәңре!
Кайда соң ул вәгъдә иткән изгелегең?!
Кайда соң ул, көч кадерен тәкъдир иткән?
Кайда соң ул, кая качкан тигезлегең?
Нигә, Тәңре, яшердең син аны миннән?!
Тәңре!
Әлмисактан бирле тоташ, туктамыйча,
Ташлар ватып, җирләр казып эзлим аны;
Башым катты «тигезлек» не табалмыйча;
Синнән сорыйм, күрсәт аны, кая, каны?!
Шәйтан.
Оҗмахка каршы тәмуг тудырган,
Иреккә каршы богау кордырган,
Күкрәкләремә дәсисә[32] салып,
Ак нурдан мине тудырган Тәңре!..
Коткы, вәсвәсә, шомлы дәсисә
Сулышларымнан җил булып исә,
Көнләү, дошманлык, риялы дуслык –
Әгәр кирәксә, миндә бер кесә…
Җитмеш җиде мең галәм өстенә
Саласым килә утлы дәсисә…
Бәйрәм итәрмен тик шул чакта мин,
Кайгырмас идем, койрыгым өзсәң дә.
Бәдбәхет.
Тәңре!
Мин баскан эздән үләннәр үсмәс;
Күз текәгән җирдән кошлар оча алмас;
Кайнар сулышым – зәһәрле агу,
Табылмас аңа оҗмахта дару.
Тын хәрабәләр – ядкярем минем;
Гөрзи, тәмуглар – уртакдашларым.
Нурлардан качкан төнге ярканат,
Зур күз ябалак – ярларым минем.
Каннар сыгамын саф йөрәкләрдән,
Сарайлар салып ак сөякләрдән,
Ташка язгандай эз калдырырмын,
Тар күңелләрдә мәңге калырмын.
Бәхет.
Тәңре!
Баскан эземнән гөлләр, гонҗәләр
Үсеп торалар сулмыйча алар.
Карашларымда былбыллар сайрар,
Ал күбәләкләр уйнап очарлар.
Якты нур төсле йомшак карашым,
Күләгә булып үтәр һәр эшем.
Иркә гөл төсле мәңге яшь башым
Сихерләп торыр оҗмах кояшың.
Баглар, кәүсәрләр – минем дусларым,
Кемнәрне кочар назлы кулларым?
Кемнәрне назлар иркә җырларым?
Юк, юк!..
Оҗмахта аны күрә алмамын.
Яэҗүҗ.
Тәңре!
Оҗмах күрке, кәүсәр суы сөендерми,
Ни файда бар, алар минеке булмагач!
Сөендерми нурга чумган гарше көрси[33],
Хуҗа булып аңарга мин утырмагач!
Зур оҗмахның, киң җиһанның байлыклары
Минем кулда уенчыктай уйнамагач!
Җитмеш җиде мең галәмнең алтыннары
Сөендерми алар – минеке булмагач!
Җитмеш җиде мең галәмнең бөтен барын:
Энҗеләрен, алтыннарын, җәүһәрләрен,
Киң җирләрен, диңгезләрен, урманнарын,
Тау-ташларын, көмеш, бакыр, тимерләрен –
Менә монда бер ноктага җыя алмагач;
Ни шатлык бар, аларга хуҗа мин булмагач!
Аһ, аһ… Ярсый күңелем аждаһадай!..
Чыгар, чыгар киң җиһанга, көчле Ходай!
Килер бер көн – тәхет көрси миңа табыныр,
Минем катгый әмеремнән чыга алмаслар.
Күккә ашкан ләгыль-якут сарайларым
Каршысында сүнеп калыр бу оҗмахлар!..
Мәхәббәт.
Тәңре!
Сулыш алу кыен миңа оҗмахларда.
Тоткынлыктан коткаручы булмасмыни?
Ирекле җилдәй, ирекле илгә, йолдызларга,
Гөлләр тулы бакчаларга китәсе иде!
Саф кәүсәрдәй, якты нурдай ирекле булып
Чыгасы иде киң җиһанга тоткынлыктан,
Богаулардан, гөнаһлардан азат булып,
Качасы иде, качасы иде бу упкыннан!..
Мәэҗүҗ.
Тәңре!
Малга каршы җан сораган көчле утлар,
Ташкын булып, дулкынланып, мәңге агар.
Газраилнең каты әҗәл сулышлары
Җәһәннәмдәй киң җиһанда мәңге янар.
Авыр гөрзи, көчле кистән, зәһәрле ук
Хөкем сөрер җитмеш җиде мең галәмдә.
Оҗмахларның тыныч көне артык тонык
Булып кала, киләчәкне уйлаганда.
Арттан, алдан, өстән, астан, уңнан, сулдан
Җан сораган аждаһалар шартлаганда,
Тетрәп торыр бөтен җиһан дәһшәтемнән.
Бөтен җиһан кайнар аның упкынында.
Меңәр-меңәр сафлар тоткан сугышчылар
Кара-каршы бәрелешеп сугышканда,
Сил-сил булып агар каннар, җаннар очар,
Очар җаннар Газраилнең кочагында!
Ирек.
Тәңре!
Китәм, китәм үз илемә, азатлыкка,
Яши алмыйм артык монда, көч калмады.
Мине мәҗбүр итеп монда буйсынырга
Ләүхелмәхфүз мине тәмам богаулады.
Зобанилар, тар кануннар арасында
Чикле төштә яши алмыйм мин чикләнеп,
Яши алмыйм, чикле оҗмах һавасында,
Яши алмыйм бу оҗмахларда бикләнеп.
Дәҗҗал.
Ходай!
Дар, богау, тәхет
Иркемдә булса;
Кара бәдбәхет
Кулымда булса,
Изәрмен шунда
Туган һәр җанны,
Уйнармын шунда
Тибеп каннарны!
Бәхет.
Ходай!
Нурлар шәгъләсе[34],
Гөлләр хуш исе,
Кәүсәр агышы,
Гашыйк сагышы,
Чагыштырганда,
Күләгә булып
Кала каршымда,
Барысы сулып!
Шәйтан.
Ходай!
Коткы, җасуслык[35]
Минем иманым.
Мал төсле сатлык
Кара вөҗданым.
Җиһанда золым
Өстен булгачтын,
Бәйрәм итәрмен
Биеп шул чакта.
Мәэҗүҗ.
Ходай!
Бакчалар, гөлләр
Утымда гөрләр.
Дәрья, диңгезләр
Көчемнән кибәр.
Кылыч, ук, гөрзи,
Зәһәрле төтен
Бөтен җиһанда
Йөртер хөкемен!..
Бәдбәхет.
Ходай!
Кыргый козгыннар –
Хәбәрчеләрем,
Тын хәрабәләр –
Сөенчеләрем.
Бәла-казалар –
Эшләгән эшем;
Хәсрәт-михнәтләр –
Салыр карашым.
Яэҗүҗ.
Алтын, җәүһәрләр –
Иманым минем,
Хуҗалык, байлык –
Теләгем минем.
Җитмеш җиде мең
Галәмнең көчен
Үз бәхетем өчен
Фида итәрмен.
Дәббәтеларз.
Ходай!
Әлмисактан ук
Казып нык җирне,
Шәфкатьсез юклык
Җәзалый мине.
Тын да алмыйча
Казып нык җирне,
Эзлим талмыйча
Чын тигезлекне!..
Мәхәббәт.
Моңлы йөрәктә
Нур уйнаганда,
Куе тирәктә
Кошлар кунганда, –
Чәчәк бөресе,
Нурлар чаткысы,
Җиһанның күрке –
Ярларым минем.
Ирек.
Ходай!
Нурлар шәгъләсе
Очып торганда;
Рәхәт шәүләсе
Тонык торганда;
Ачылыр гөлем –
Кызыл якуттай,
Очар теләгем –
Һавада коштай.
Газазил.
Әй син!..
Җиһанда иркен
Ак көн күрергә
Янган пакь дәртем!
Янсын гомергә
Чын дуслык, ирек!
Һәм саф матурлык
Яшәгән чакта,
Яшәмәс коллык.
Соңгы монологларны һәммәсе бергә, бер үлчәү белән беравыздан сөйләп тәкрар итәләр. Шулвакыт Исрафил сигез морҗалы быргыдан кычкырта.
32
Дәсисә – хәйлә, алдау.
33
Гарше көрси – күк тәхете.
34
Шәгълә, шөгълә – балкыш.
35
Җасуслык – шымчылык.