Читать книгу Татарские стихи - - Страница 31
Җиңүче
ОглавлениеТургай бигрәк кыен яши —
Песи аңа комачаулый.
Рәхәт сулап, тыныч атлап,
Җиргә төшеп йөри алмый.
Үз кадерен белә тургай,
Ул песи өчен туган мени?
Гарләнмичә, песи азыгы
Булырга ул җыенмый!
Тургай, теләсә җиңел генә
Болытка очып менә ала.
Тели икән, тәрәзәдән кереп,
Өй эчендә оча ала.
Кем аның өчен песи,
Бер йон кисәге инде.
Тургайның ачуы килеп,
Кинәт сызгырган иде.
Песи калтырап төште,
Артка табан чигенде.
Күз ачып йомган арада
Песидән җилләр исте.
Менә шулай, дускайларым,
Яшәгез кыю булып.
Курку берүзе яшәсен әйдә,
Куркып кына тын алып.