Читать книгу Татарские стихи - - Страница 43
Сайра, кошчык
ОглавлениеБер кош сайрый һәркөн иртә,
Сокланам тавышына.
Нинди уйлар керде икән
Бәләкәй генә башына?
Бәлки, сөйләп серләрен,
Миннән киңәш көтәдер?
Мин бит белмим кош телен,
Көтеп хәле бетәдер.
Сайра кошчык, сайра әйдә,
Тыңлап торучың барда.
Шым гына тыңлый белгәннәр
Бар ул безнең арада.