Читать книгу Иман юлы. Шигырь - Рузил Фазлыев - Страница 10

Ашау әдәбе

Оглавление

Ашау алды – арты, кулны юу,

«Бисмилләh"ны әйтү онытмый.

Яманламый булган ризыкны,

Хәләллеген белеп курыкмый


Уң кул белән кирәк ашау- эчү,

Начар гәдәт – ятып туклану…

Артык ялгыш ашап ташламаска,

Тәнәфесе кирәк – тукталу…


Сүз алышып алу ашыкмыйча,

Ул вакытта, бераз үз ара.

Рәхмәт әйтү кирәк хуҗаларга,

Шуннан гына кунак кузгала..,


Өстәл арты- хөрмәт өлкәннәргә,

Без аларны көтеп торабыз.

Хөрмәт белән карап ризыкка,

Исрафтан без ерак булабыз…


Төшеп китсә әгәр берәр кисәк,

Шайтанга калдыру ярамый…

Бәрәкәтле кисәк әгәр булса?

Күтәрмичә hичтә ярамый…


Дога кылу кирәк тәмам булгач,

Шөкерләрне әйтеп Аллаhка…

Әдхәмдүлилләhи …диеп,

Күңелләрдә бурыч калмаска.


Иман юлы. Шигырь

Подняться наверх