Читать книгу Иман юлы. Шигырь - Рузил Фазлыев - Страница 6

Юлда булу

Оглавление

Юллар сине кая алып бара,

Сәфәрләрең синең кайларга?

Әллә hаман әле өлгермәдең

Кыйбылаңны җирдә сайларга?


Асфальт юллар күкә алып бармый,

Җәяү йөри торган җирләр бар.

Сукмакларын әле үтәсе бит,

Син тоясы көчле җилләр бар.


Ярты юлда калу аянычтыр,

Кая барганыңны күрмичә..

Юлда булулары акылсызлык,

Сәфәр сәбәпләрен белмичә.


Тыңламыйча күптән әйтелгәнне,

Көйсез балалыкта калабыз.

Кемгә барганнарны аңламыйча,

Кунакка дип hаман барабыз…


Акыл биргән безгә шуның өчен,

Гади сорауларны чишәргә.

Үз гәмәлләренә ышанып…

Язмыш юлын имин кичәргә.


Иман юлы. Шигырь

Подняться наверх