Читать книгу Иман юлы. Шигырь - Рузил Фазлыев - Страница 9

Шигырь язам

Оглавление

Шигырь язам әле вәгазь итеп،

Җыеп алып китап сүзеннән.

Аллаhыга якынырак кебек,

Шигырь сөя алган күңелләр.


Язып куйган элек җөмләләрне,

Күзем белән бераз күргәннәрне.

Укыганны, тынлый алганнарны,

Яңа гына әле белгәннәрне…


Читтә калмас өчен нигъмәтләрдән,

Җирдә күрик иман нурларын…

Җитәрлектер аның нурларыда,

Күрмибез шул безгә булганын…


Нурсыз кояш ничек булыр иде,

Нурсыз йөздә, күпме матурлык?

Калебләрдә күпме җылылык бар,

Иман гөле чәчәк атырлык?…


Алда диеп уйлау ялгышырак,

Җитми әле диеп вакытлар…

Тик онытмыйк алда безне көткән

Сынау- жавап өчен вакыт бар…

Барысына җитешүләр өчен,

Ни кызганыч, вакыт артык тар!

Соң булалмый, әгәр язган булса,

Менә буген шундый вакыт бар!


Иман юлы. Шигырь

Подняться наверх