Читать книгу Иман юлы. Шигырь - Рузил Фазлыев - Страница 3

Кайчагында

Оглавление

Кайчагында без бик динле кебек,

Күп вакытлар динсез шикелле…

Кем булабыз шулай яшәгәндә?

Дөрес әйтсәк- юньсез бит инде.


Ак булалмый, әгәр кара керсә,

Пакъ булалмый кара күңелләр.

Шуңадыр да бәлки сәерлектә,

Үтә безнең бүген гомерләр.


Әфәт килә кинәт көтмәгәндә,

Дәүләт дигән әйбер файдасыз.

Кая юллар безне алып бара,

Соңгы тукталышлар кайда соң?


Наданлыкмы, әллә битарафлык

Кешеләрне шулай битәрли?

Ашыгулар юлы -билгесезлек…

Бер адымда алга китәлми…


Бер урында йөгергәндәй генә,

Бәрәкәтсез тормыш корулар.

Зыян гына була түгелме соң,

Кеше булып җирдә булудан?


Бөтен гомер үтә шулай итеп,

Югалганнар кире табылмый.

Эх! -диярсең, ләкин соңарырсың,

Калалмассың барыбер сагынмый.


Иман юлы. Шигырь

Подняться наверх