Читать книгу Иман юлы. Шигырь - Рузил Фазлыев - Страница 5

Кыямәт көне

Оглавление

Ахырзаман сүзе иманлы өчен,

Ышануның ул бер кисәге.

Кыямәт көне алда көткәнлеге,

Гамәлләрең өчен кичәге…

Җавапларга карап, Сират үтү,

Ул күпердә соңгы сынаулар…

Ничек үтеп булсын Сират күперен,

Гел җавапсыз калса сораулар.


Динең, Пәйгәмбәрең hәм өммәтең,

Искә төшәр микән милләтең?

Ул вакытта инде тоеп булмый,

Җирдә яшәүләрнең кыйммәтен.

Кылынмаган яки калдырылган

Бер сәбәпсез, намаз, гәмәлләр.

Имансызлар иманлыга карап,

Аптырашта калыр әдәмнәр…


Ата-ана, туганнарда булмас,

Гамәлләрең китмәс яныңнан…

Кемгә тотынырсың, котылырсың,

Җәhәннәмгә егылып янудан…


Кисәтмәде мени изге Китап,

Хәдисләре җитеп Рәсүлнең?

Гыйбәдәттә гомер булыр идең…

Белгән булсаң монда күрәсеңне…

Иман юлы. Шигырь

Подняться наверх