Читать книгу Иман юлы. Шигырь - Рузил Фазлыев - Страница 11

Юлда уйлар

Оглавление

Бу дөньяга ниләр алып килдек?

Ниләр бирдек, ниләр алалдык,

Ниләр белеп, аны аңлый алып

Язмыш юлын кичеп баралдык…


Ятим мосафирдай юл башында,

Кай якларга бару; белмисең…

Акылда юк, җыйган байлыгыңда,

Барысында алда эзлисең…


Сызылмаган була якты эзләр,

Кылынмаган hаман догалар…

Уйга батып юллар сайлаганда,

Тезелешеп алар торалар…


Ә чынлыкта сайлау сирәк тия,

Агымнарда гына агасың…

ЖД вагонында утыргандай,

Тәрәзәдән карап барасың…


Ул юлларны соңнан барлыйбыз шул


Иман юлы. Шигырь

Подняться наверх