Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 52

Ничек булыр

Оглавление

Җыйсаң кара, дөньяң кара булыр,

Җыйсаң гaйбәт, торыр гайбәттән.

Пөхтәлеккә генә тартылганда,

Тормышларың булыр әйбәттән.

Ерак булсаң җиңел акыллыктан,

Җүләрлекләр сиңа кагылмас.

Юлларыңда җиңелерәк булыр,

Белер белмәс юлдан барылмас.


Тирә ягың булыр мәшәкатьсез

Авыр йөкләр сиңа төялмәс.

Язмышыңа тугры була алсаң,

Сине беркем түбән ия алмас.


Кеше бөек, кеше булып калса,

Адашмаса тайгак юлларда.

Җирдә булган изге кануннары,

Үтәлгәндә, юлдаш булганда.


Күпме кирәк җирдә яшәү өчен,

Бер кешегә бары җитәрлек…

Ризыгыңда, булган кирәк ярак,

Тормышларны дәвам итәрлек…

2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх