Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 59
Еракта…
ОглавлениеШуный уйлар килә еллар үткәч,
Балачакта нигә калмадым…
Ашыгулар, тизрәк үсмәк булып,
Хата булуларын анладым…
Ул вакытлар, юкка үткән кебек,
Бүгенгенең карап күзеннән.
Хыялларга шулай биреләмдә,
Көлеп куям кайчак үземнән.
Зур иде шул, үсү теләкләре,
Тизрәк үсеп, тизерәк өлгерү.
Олы кеше булгач, имеш үсеп,
Кем икәнлегеңне белдерү…
Шулай язган булган, ул вакытка,
Шундый булган ул чак хыяллар.
Хыялларны ничек тыясыңда,
Хыялларны кем соң тыя алган…
Хыялларда, ашып тормышка,
Балачаклар калды еракта.
Кире кайту хыяллары тумый,
Балаларча «үксеп елапта»…