Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 58

Якын

Оглавление

Яши торгач бераз өйрәнәсең,

Күрә алып якын булганны.

Күңел өйрәнгәчтән яхшылыкка,

Ихтибарсыз кала торганны.


Арабызда шундый кешеләр бар,

Күргән саен килә күрәсе.

Күңелләрнең шундый вакытларда,

Күккә тигән кебек түбәсе.


Әйткән сүзе сиңа якын була,

Охшаш була хәттә уйлаган.

Әйтерсеңлә син гомерлек таныш,

Андыйлардан күңел туймаган.

Моңсу чакта бер күрешү җитә,

Сүз табыла – була даруда.

Шуңа күрә җиңелерәк кебек,

Тормыш юлларыннан баруда.


Андый кешеләдә сафлык исе,

Ихлас хисләр бары сизелә.

Күңел дәваларга килгән кебек,

Андыйлар бу җирнең йөзенә.


Язмышларның иптәшләре кебек,

Туганнарың, булган якыннар.

Хәлләреңне белер өчен килеп,

Авыр чакта, ишек шакырлар…

2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх