Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 43

Сагыныптыр

Оглавление

Сагынмыйча кемнәр кайта микән,

Туган якка юллар тотканда.

Олы юлга, олы ният кирәк,

Әрәм итми вакыт юк барга.


Кайту сүзе, үзе мәгәнә бит,

Барулардан күпкә якында.

Уйлар килә кеше күңеленә,

Яшәү асыллары хакында.


Сагынмыйча кемнәр тора ала,

Ерагайган саен аралар.

Вакыт арбалары тәгәриләр,

Бараларда, алар баралар.


Язлар килсә хисләр яңаралар,

Ниләрдә дер анын сәбәбе.

Җылы нуры кояшныңмы әллә,

Үткәннәрнең җылы сәләме…


Еракларга китеп карау кирәк,

Тояр өчен сагыну хисләрен.

Аяз көннәр үтсен савапларда,

Тыныч үтсен өчен кичләрең…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх