Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 42
Аязлы болытлы
ОглавлениеКүңелнең халәте аязлы болытлы,
Караңгы эзләми, омтыла яктыга.
Хыялы кешенең hәрвакыт, ачышта,
Нигәдер еракка еракка ашкына…
Ачыла ябыла күкләрнең карпусы,
Кешенең күңеле – үзенең күкләре.
Аязлы болытлы булганга тормышлар,
Сизмичә каласың йөгереп үткәнен.
Акта бар карада җитәрлек бу җирдә,
Сайларга hәркемнең алдагы юлларын.
Табалсаң юлыңны, онтылыр озакка,
Көннәрең hәрвакыт болытлы булганын