Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 29

Алдану

Оглавление

Кемнәр яши ала алданмыйча,

Кемнәр яши бердә алдамый.

Берәү кыла аны алдан уйлап,

Берәү алдый, үзе аңламый…


Алданмадым диеп кем әйтә ала,

Язмышыңны теләп алдарга.

Тормыш кануннарын үтәмичә,

Әллә кемдәй яшәп барганда.


Ялгышларның иң олысы инде,

Алдауларда корган планнар…

Байлыкланын җыеп шул юлларда,

Хәләл булган кебек кыланган.


Алдау бит ул ялгыш юлга керү,

Туры юлларыңнан аерылу.

Адашуга җитсә ярдәм итмәс,

Уңга, сулга гына каерылу…


Кемнәр генә, кемне алдамыйда,

Кемнәр генә ялгыш алданмый.

Чынга ошаган, матур алдаулардан,

Кеше тормышлары җайланмый.


Кеше малы, түгел синең өлеш,

Ялган сүзләр тормыш бозалар.

Алдау кайта алданулар булып,

Ялгыш белән язмыш коралар…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх