Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 40

Ике җомга арасы

Оглавление

Бөтен язмыш мөселманнар өчен,

Җомга белән җомга арасы.

Кыска гына, ләкин җиңел түгел,

Шул араны үтә аласы…


Монда сыя бөтен тормыш юлы,

Күрәчәкләр – була аласы.

Кабатлана сәгать телләредәй,

Җомга белән җомга арасы.


Монда вакыт савап гaмәл өчен,

Тәүбә итү өчен җомга бар.

Бер атнада күпме мөмкинлек бар,

Атна саен килә җомгалар.


Монда сыя кылган кырын эшләр,

Җыелада шулай җыела…

Җомгаларга вакыт тапмаганда,

Күпме булыр гомер буена.


Ничә җомга калган ихтибарсыз,

Һәркем үзе санап карасын.

Урап үтеп булмый берничектә,

Җомга белән җомга арасын…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх