Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 33

Дулкыннар

Оглавление

Урамда кыш, салкын җиле,

Диңгезләрдә hаман дулкыннар.

Туңа алмый аның дулкыннары,

Күпме көннәр суык булсыннар.


Салкынайган бераз, суы гына,

Дулкын булып ярга ашыга…

Бәрелә ул шулай ниләр өчен,

Диңгез ярларының ташына.


Дулкын арты дулкын кабатлана,

Чиратларын бозмый тезелеп.

Диңгез буйларында булучылар,

Нигә сагына икән өзелеп…


Көчле хисләр микән ул дулкыннар,

Күрмәгәннең килә күрәсе…

Бер карыйсы килә дулкыннарга,

Сорауларга җавап беләсе…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх