Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 28
Көттеңме
ОглавлениеКөттеңме шулай кышны сагынып,
Кар күрәсең әллә килепме…
Барысында аерым көтәсеңме,
Елларыңны дүрткә бүлепме.
Бураннарга күңел тартыламы,
Адашырдай юлдан йөрергә.
Әллә шулай кышны ашыктырып,
Яз җитүен тизрәк күрергә…
Ашыга шул… вакыт ашыга…
Көтеп торган кебек карышыда…
Килешергә кирәк вакыт белән,
Көчләр юк шул аңа карышырга.
Берсе килә, берсе китә тора,
Ел фасылларыда йөгерә…
Вакыт белән бергә йөгерәбез,
Җигелсәктә тормыш йөгенә…
Иң кызыгы шунда… вакыт үтә,
Булмый сизеп үтеп киткәнен,
Иң кадерле әйбер бу дөньяда,
Аңламыйча вакыт икәнен…