Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24
Кыш
ОглавлениеКарлы яңгырларда явып үтте,
Тәрәзләр туңа, бозлана…
Салкын җиле исә кыш аеның,
Болытлардан күкләр шомлана.
Салкын сулышларын биткә өреп,
Суык колакларны «кыздыра».
Кар өстендә калган яфракларны,
Җил күтәреп алып туздыра.
Кышкы җилләр салкын булалар шул,
Үзәкләргә үтә алырлык.
Шуңа көтәбездә язны, җәйне,
Кышлар булгач туңып калырлык.
Көз яңгыры, кышның суыклары,
Тормышларның гади сынавы.
Берәү өчен сизелмичә үтсә,
Икенченең йөрәк елавы…
Җәберләми язмыш берәүнедә,
Бар кешегә шартлар бер тигез,
Барыбызга тормыш төзү өчен,
Җир исемле, олы бер нигез.
Әзер нигезләргә без киләбез,
Әзер безгә тәртип кануннар.
Кылып бары кушкан гамәлләрне,
Шөкер була алып барыннан.