Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21

Җан җылысы

Оглавление

Җан җылысы каян киләдер ул,

Җан җылысы күңел җылыта.

Җылы сүздә аны алып килә,

Еракларда үзең булыпта…


Җан җылысы, олы учак кебек,

Кешеләргә җылы тарата…

Аз булсада җылы өләшүче,

Һәр кеше бит җылы ярата…


Без җылыга мохтаҗ hәрвакытта,

Җылы кирәк безнең күңелгә.

Җан җылысы күңел җылысыннан,

Бозлар эри кайчак күңелдә…


Күңелләрдә туган җан җылысы,

Барып җитә ала hәркемгә…

Тоя алып күңел җылыларын,

Яши алып булсын hәркөндә.


Күңелләрдә hәрчак җылы булсын,

Аның учаклары дөрләсен…

Пыскып кына янып торса торсын,

Җылы бирмәс булып сүнмәсен…

2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх