Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11
Бәхет
ОглавлениеБәхет кошы әллә очып йөри,
Әллә сине күптән көтәме…
Бәхет кошың шулай очратмыйча,
Гомерләрең үтеп китәме…
Бәхет кошы hаваларда микән,
Җирдә микән, якын яныңда.
Әллә синең йөрәгеңдә тибеп,
Тамырларда йөргән каныңда.
Бәхет бәлки синең фикереңдә,
Ничек итеп аны аңлауда…
Асылларын аңлап бетермичә,
Очратмыйча аны калмауда.
Күреп, тотып карап була алмый,
Тоеп була аның хисләрен…
Искә төшергәндәй көтмәгәндә,
Яшьлегеңнең җәйге кичләрен.
Сүзләр белән кенә әйтеп булмас,
Һәркем өчен серле булганны…
Күреп булмый, hәрчак кешенеңдә,
Шатлыгыннан күңеле тулганны.
Бәхет кошы күңелләрдә генә,
Оя кора аның эчендә…
Ә күңелең шифа таба ала,
Тыныч була шуның өчендә…