Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16

Матур вакыт

Оглавление

Чишмәләргә карап торасыңда,

Еракларга китә уйларың…

Чишмәләрдән сулар эчүчеләр,

Онытамы чишмә буйларын.


Чишмә суы салкын гына түгел,

Үтә күренмәле сулары…

Чишмә суларыдай чиста сулар,

Җир йөзендә башка юк әле.


Көмеш суы ага чишмәләрнең,

Күпме генә кеше эчә ала…

Күпме чишмә суы исраф кебек,

Еракларга китеп югала…


Чишмәләрдәй безнең гомерләрдә,

Агаларда, шулай агалар…

Елгаларга алар кушылсада,

Чишмә булып барыбер калалар.


Чишмә суы чиста булып кала,

Бигерәктә чыккан урында…

Чишмә башы диләр туган җирне,

Уйлаганда язмыш турында.


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх