Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14

Чемоданда

Оглавление

«Чемоданда» тормыш үтә,

Гел күчеп яшәүченең…

Бер урынын тапмый торган,

Кагылган яшәү чирен…


Язмышымы, ялгышымы,

Гомер үтә юлларда…

Күңел тынычлык таба алмый,

Бер урында булганда…


Эзләп үтә гомерләре,

Эзләгәне ни икән…

Тиңдәш таба алу микән,

Әллә җылы өй микән.


Чемоданда үтә гомер…

Кайларга соң барырга.

Әллә аны ыргытырга…

Чемодансыз калырга…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх