Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 18

Капка төбе

Оглавление

Капка төбе шаhит бик күпләргә,

Күп язмышны теркәп барган ул.

Капка төбе – тәүге очрашулар,

Серен саклап кала алган ул.


Капка төбе күргән күз яшьләре,

Күпме булган тәүге сөюләр…

Анда әйтелү, хискә бирелгәндә,

«Мәңгелеккә бергә» – диюләр.


Анда булган, авыр аерылышулар,

Булган анда, карышы алулар.

Капка төпләреннәр башлана бит,

Ерак сәфәрләргә барулар.


Тарих китабыдай, капка төбе,

Үткәннәрне теркәп баручы.

Соңгы юлга кеше киткәндә дә,

Мәңгелеккә озатып калучы.


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх