Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19

Аралар

Оглавление

Нигә ерак аралар…

Еллар үтеп баралар.

Бергә үтелмәгән юллар,

Үкенечкә калалар.


Син әгәр якын икәнсең,

Аралар ерак түгел…

Син белми йөргәнгә генә,

Аралар ерак бүген…


Якын ара, ерак ара…

Үлчәп булмый юлларны.

Юллары истә саклана,

Үтеп барган елларның.


Кемнәр якын кемнәр ерак,

Аралары күренми…

Якын итеп йөргәннәрең,

Өметләре сүрелми…


Кешеләрне ниләр бәйли,

Күңел җепләре микән…

Әллә кеше ул җепләргә,

Үзе тотына микән..


Яшәү сере күп булсада,

Кануннары бик гади.

Тыелганнардан тыелып,

Яши белүгә карый…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх